Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Азат Абитовның тәүге концерты ни өчен күчерелгән?

Р.Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитовның 25 февральгә билгеләнгән тәүге концерты башка көнгә күчерелгән. Яшь җырчының концертына билет алырга өлгергән тамашачы бу хәбәргә борчыла башлады. Азатның концерты булачакмы, кайсы көнгә күчерелгән һәм алынган билетларны нишләтергә?

- Тамашачым борчыла күрмәсен, концерт, һичшиксез, булачак, Алла теләсә! Тамашаны 28 февральгә күчердек. Сәбәбе шул: 25 февраль көнне мине «Болгар радиосы» милли музыка премиясен тапшыру тантанасына чакырдылар. Хөрмәт йөзеннән баш тарта алмадым, шуңа күрә концертымны күчерергә туры килде. 25 февральгә алынган билетлар белән 28 февраль көнне узачак концертка кереп булачак, - дип аңлатты Intertat.ru хәбәрчесенә Азат Абитов.


Бу көннәрдә Азат гомер бәйрәмен билгеләп үтте, аңа 24 яшь тулды. Әмма туган көнендә дә җырчы тәүге концертына әзерләнү белән мәшгуль булган. «Хәзерге вакытта концертка зур әзерлек эшләре бара. Тамашаның үзенчәлеге шунда: татар моңын саклап, аңа зыян китермичә, яңа форматта концерт кую. Концертта Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов, Артур Шөгаепов катнашыр дип көтелә. Махсус кунагым - Татарстанның халык артисты Венера Ганиева», - дип белдерде Азат.

http://intertat.ru

Фото kazan.gorko.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев