Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

7 ноябрь көнне Г.Камал театрында янә премьера – бу юлы балаларга

Камал театры артистлары балалар өчен драматург Илгиз Зәйниевның "Кәҗә, сарык һәм башкалар" әкиятен күрсәтәчәк. Аны театрның әйдәп баручы артисты Илдус Габдрахманов һәм балетмейстер Сәлимә Әминова сәхнәләштерә.

Мәңгелек әкиятләр искерми, еллар үткән саен алар яңача гына укыла. Камал театры тәкъдим итәчәк "Кәҗә, сарык һәм башкалар" спектаклендә дә нәкъ шулай ук. Пьесаның авторы Илгиз Зәйниев Г.Тукайның "Кәҗә белән сарык" һәм башка әкиятләренә мөрәҗәгать итә. Хуҗалары Карт белән Карчык Кәҗә белән Сарыкны өйләреннән куып чыгаргач, алар Су анасын очратса ни булыр? Яки Шүрәлене? Ә Кызыклы шәкерт - Акбай белән дуслашсалар?... Энергияләре ташып торган яшь артистлар башкаруындагы җырлы, биюле, музыкаль әкият балаларны да, аларның әти-әниләрен дә битараф калдырмас, ди проект авторлары.

Камал театры балаларны һәм аларның ата-аналарын яңа спектакльгә чакырып кала!

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50415

Фото: http://www.kazan-day.ru/www/news/2013/9/23145750.6951155_a.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: премьера