21 нче март - Нәүрүз бәйрәме.
Нәүрүз (фар. - яңа көн) - шәмси тәкъвим буенча Яңа елның башы (Фарвардин аеның беренче көне),Урта Азиядә, Иранда, Әфганстандаһәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме.
Кояш тәкъвиме буенча яшәгән борынгы иранлы һәм төрки халыкларының Анимизм һәм Зәрдөштлек ышануларына бәйле чара, язгы көн-төн тигезлеге чорына (19, 20, 21 йә 22 мартка) туры килә.
2009 елда ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертелә, 2010 елгы БМО Генераль Ассамблеясе карары нигезендә рәсми халыкара бәйрәм статусын ала.
Нәүрүз бәйрәмен татарлар да каршылый. Яңа елны март аенда башлап җибәрүнең татарлар яшәгән Урта Идел буенда булганлыгы мәгълүм. Ул чорда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага - 10 көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп «нәүрүз әйтеп» йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар, шәкертләр башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
Нәүрүз килде, тиз килде,
Нәүрүз килде яз килде,
Яз белән муллык килде,
Яз белән көрлек килде.
http://baltasi.ru/news/madanijat/927.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев