Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррир сүзе

Район башлыгы Илһам Валеев: “Хезмәт туена бүләкләребез мулдан”

Елның аеруча көтеп алынган бер чоры бар. Ул да булса Сабан туе.

Күрештерә, кылганнарны, ирешелгәннәрне барлап алу өчен мәйдан бирә, көчлеләрне билгели, иң-иң алдынгыларны халык алдында хөрмәтли, зурлый. Ике Сабантуй вакыты ул берникадәр дәрәҗәдә елның старт белән финиш арасы да кебек тоела. Бу уңайдан без традицион рәвештә район башлыгы белән бәйрәм алды әңгәмәсе оештырып киләбез. Быел да яхшы гадәткә тугры калган мәлдә, Илһам Госман улы Валеевка берничә сорау белән мөрәҗәгатъ иттек.

-Илһам Госманович, ел саен райондашларны куанычлы, тарихи вакыйгалар белән сөендерә торабыз. Быел ел вакыйгасы буларак күңелләргә "май булып ятардай" ниләр булдырдык икән?

- Хезмәт туена бүләкләребез быел да мулдан. Соңгы елларда аеруча көткән, аның җитештерүчән эшләп китүенә өмет баглаган зур объектыбыз - «Русский Мрамор», Ходай рәхмәте, төрле ассортиментта, шактый зур күләмдә ит продукциясен ил масштабына тәкъдим итә башлады. Саннарга тукталсак, быелның дүрт аенда гына да 254 миллион сумлык продукция җитештерде алар. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 3 тапкырга артык. Иң кыйммәтлесе, производствода, нигездә, үзебезнең кешеләр эшли башлады. «Кулон-Агро» җәмгыяте 500 баш савым сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексын тулы куәткә эшләтеп җибәрә алды. Алар хәзерге вакытта республика базарларына шактый күләмдә сыйфатлы сөт озаталар. Кулонлылар якын киләчәктә тагын бер шундый куәтле терлекчелек комплексына нигез салачаклар.

20 гә якын дәүләт төзелеш Программалары кысаларында эшләребезне дәвам итәбез. Ел вакыйгасы булырлык 350 урынга заманча район мәдәният йортын төзеп, файдалануга тапшырдык. «Унверсальстрой» төзү кампаниясе (җитәкчеләре Рәмис Гаянов) төзүчеләре әлеге объектны сыйфатлы итеп төзүгә ирештеләр. 80 урынга балалар бакчасы төзеп чират проблемасын уңышлы хәл иттек. Элегрәк төзелгәннәренә дә ремонт кертә, яңарта алдык. Район хастаханәсендә төзекләндерү эшләре уңышлы дәвам итә, соңгы көннәрдә генә ике спорт мәйданчыгын төзеп бетердек. Сугыш ветераннарыбызны, шул категориядәгеләрнең тол калган хатыннарын фатирлы итү уңышлы төгәлләнде. Әлеге дәүләт Программасы эшли башлаганнан бирле 471 райондашыбыз йорт-җирле, квартиралы булдылар.

Районыбызда ел дәвамында узган һәр чарада, башлаган эшебездә зур ярдәм күрсәткән депутатларыбыз Альберт Фәхретдинов, Дмитрий Самаренкин, Игорь Богуславский, Михаил Сыроватский адресларына да бик рәхмәтле каламын.

- Ни генә әйтсәк тә, район авыл хуҗалыгы юнәлешендә төп йөкне тартып баручы төбәкләрдән?

- Сүз дә юк, безнең эшчәнлеккә беренче бәяне авыл хуҗалыгы күрсәткечләренә карап куялар. Аллага шөкер, район буенча эшкәртелми торган җирләребез калмады.Беренче вакытларда андый участоклар шактый нервны ашады. Елдан-ел гектар уңышына ирешә барабыз. Кичә махсус комиссия белән кырларны йөреп кайттык.

«Кулон-Агро», «Масловский», «Азык-төлек корпорациясе», «Зюзино», «ВЗП» игенчеләренең эшенә бишледән ким бәяне куеп та булмый. «Логос»ның кукуруз басулары, «Солтан»ның көнбагыш кырлары мәйданнары ягыннан күпләр өчен югары планка булып тора. Соңгы елларда уңышны да бик мулдан ала алар, керемнәре дә бик югары.

Тотрыклы эшләүче хуҗалыкларыбызның саны арта баруы да сөенечле хәл. Район буенча сөт җитештерү узган елга караганда 15 процентка үсте. «Агрокам» хуҗалыгында ит җитештерүне 40 процентка арттырдылар. «Азык-төлек корпорациясе» исә сөт җитештерүне үстерү буенча лидерлыкны үз кулында тота, биредә үсеш 38 процент тәшкил итә. «Шәмсетдинов», «Габдриев», «Габитов» кебек фермерларыбыз ирешкәннәр шулай ук олы мактауларга лаек.

- Быел шактый юнәлешләрдә район республикакүләм рейтингын күтәрүгә иреште. Аеруча куандырганнары белән уртаклашсагыз иде?

Чыннан да, еллык гомумкүрсәткечләр буенча район мәдәният бүлеге 3 нче урынга, үзәк хастаханә һәм авыл хуҗалыгы игенчелек буенча 14 нче баскычка күтәрелделәр. 12 укытучыбыз «иң яхшы»лар буларак республикакүләм танылдылар, ике укучыбыз Рәсәй, дүртесе республика буенча олимпиадаларда призерлар булдылар. Билбау көрәше буенча ике кызыбыз Татарстан беренчелегендә өченче урынны яуладылар. Республика бәйгеләреннән спортчыларыбыз мини-футбол, өстәл теннисы, җәядән ату, йөзү, бадминтон буенча зур җиңүләр белән кайттылар. Соңгы елларда районыбызның сәнгать коллективлары Татарстан, Рәсәй сәхнәләрен яуладылар. «Рапсодия» хореографик бию коллективы быелгы "Йолдызлык" фестиваленең иң зур бүләге - Гран-При һәм 50 мең сумлык сертификатка лаек булды. Район электр челтәре, район хастаханәсе, газчыларыбыз үз коллегалары арасында җиңүчеләр булдылар.

- Илһам Госманович, инде быелгы район Сабантуе мәйданында хөрмәтләнәчәк авыл хуҗалыгы алдынгыларының да исемнәрен атап китсәк иде?

- Алар биш дистәдән артып китә. Әлеге минутларда район Сабантуе флагын күтәрәчәк «Шәмсетдинов» хуҗалыгы сыер савучысы Җүәрия Заһриева белән «Кулон-Агро» хуҗалыгы механизаторы Иван Храмовны гына аерым атап үтәм. Калганнар сер булып калсыннар, табышмак көнендә чишелер. Сез алар хакында җәелеп язарсыз әле. Барысы да олы мактауларга лаек, үрнәк хезмәткәрләребез.

-Бәйрәм уңаеннан традицион котлау сүзләрегезне дә ишетәсе иде?

- Безне кемнәр генә бәяләмәсен, күп вакытта: «Булган халык яши Бистәдә», - дияләр. Шушы марканы төшермичә, алга таба тагын да уңышлырак эшләп, табыннарыбыз мул булып, иминлектә, татулыкта гына яшәсәк иде. Сабантуйлар һәркайсыбызга күңел көрлеге, киләчәккә оптимистик рух алып килсен.

Әңгәмәне Вазыйх Фатыйхов язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X