Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Үзем укыган мәктәп белән горурланам [фото]

Беренче сентябрь көне соңгы елларда "Белем бәйрәме" итеп үзгәртелде. Дөрестән дә, бу көн һәркем өчен чын бәйрәм, шатлыклы да, ямансу да. Укучы балаларга белем елы башланса, урта буын, өлкәннәр өчен мәктәп елларын бала чакларын искә төшерә торган көн.

Һәркем кайчандыр шушы юлны, сукмакны узган. Балык бистәсе икенче номерлы мәктәбенә балаларын бәйрәмгә озатырга әти-әниләр, оныкларының шатлыкларын уртаклашырга дәү әти һәм әниләре килгән. Чәчәк кебек матур итеп мәктәп формасыннан басып торган укучыларны кулларындагы чәчәк бәйләменнән аерып булмый. Менә тантанага ямь өстәп беренче сыйныф укчылары өлкән сыйныфта укучы апа-абыйлары белән кереп үз урыннарын алдылар. Арада берничәсе өйрәнгән шигырьләрен бүләк иттеләр. Шулкадәр оста башкаралар, әле яңа мәктәпкә аяк басканнар димәссең. Өлкәннәр шатлыктан күз яшьләрен тыеп кала алмадылар. Илсөяр Зарипова бүген икенче оныгын беренче сыйныфка озата килгән. "Бер оныгым тугызынчыга бара инде, улларым Ринат һәм Алмаз да биредә укып чыгып киттеләр. Шуңа күрә мәктәп, аның тырыш укытучылары безгә якын, кадерле. Оныкларым да монда укырга булдылар",- ди ул. Әлфия Мустафинаның ике баласы да биредә укый.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев