Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңа уку елына яхшы кәефләрдә...

Беренче кыңгырау. Белем бәйрәме. Каникуллар никадәр генә күңелле узмасын, беренче сентябрь сусап көтеп алына: яңа китап-әсбаплар, яңа форма, әле класс бүлмәләре дә үзгәреп куя, мәктәпкә яңа укытучы килә, бинага ремонт үткәрелә... Соңгысы белән быел Күки, Биектау, Олы Елга мәктәпләре колллективларыннан артык сөенгәннәре юктыр, мөгаен. Алар быел республика Программасы нигезендә ремонтландылар....

Беренче кыңгырау. Белем бәйрәме. Каникуллар никадәр генә күңелле узмасын, беренче сентябрь сусап көтеп алына: яңа китап-әсбаплар, яңа форма, әле класс бүлмәләре дә үзгәреп куя, мәктәпкә яңа укытучы килә, бинага ремонт үткәрелә... Соңгысы белән быел Күки, Биектау, Олы Елга мәктәпләре колллективларыннан артык сөенгәннәре юктыр, мөгаен. Алар быел республика Программасы нигезендә ремонтландылар. Иң кыйммәтлесе, ремонтчылар аларны яңа уку елына өлгертә алдылар, җылылык, су, электр системалары яңартылды, кыскасы өр-яңадан "киенделәр" алар. Бу көнне бәйрәм тантаналарына олы кунакларның агылуын да гадәти хәл буларак кабул итәргә кирәктер. Күки, Олы Елга мәктәпләрендә район башлыгы Илһам Валеев, ә Биектау мәктәбендә район башкарма җитәкчесе Марат Гафаров булдылар. Хәер, район хакиме моннан тыш та тагын ике мәктәпнең "Беренче кыңгырау" бәйрәмендә катнашты.
Кунаклар дигәннән, Олы Елга мәктәбендә алар аеруча ишле, абруйлы булдылар. Быел Татарстан Дәүләт Советы депутаты (инде аны олысы-кечесе "безнең депутатыбыз" гына дип атарга ияләнде) Дмитрий Самаренкин Олы Елга мәктәбен сайлаган булып чыкты. Татарстанның халык артистлары Зәйнәп белән Зөфәр Билаловлар (шушы мәктәпне тәмамлаган), мәгариф аксакалы, бүгенге мәктәп бинасына нигез салган дистә еллар гомерен шушы коллективны җитәкләүгә биргән Ильяс Насыйров, Республика Мәгариф министрлыгы, "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре, эшмәкәрләр, авыл җитәкчеләре дә бәйрәмгә олы ямь, дәрәҗә өстәделәр.
(Тулырак газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев