Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Узган атнада Казанда хәрби спорт уеннары булып узды

Узган атнада Казан шәһәренең "Патриот" спорт-патриотик һәм яшьләрне армиягә әзерләү Республика үзәге базасында " Алга, яшьармиячеләр" хәрби спорт уенының зона этабы булып узды.

Анда безнең районнан Балык бистәсе икенче мәктәбенең "форпост" отряды катнашты. Уеннарның программасы бик кызыклы, мавыктыргыч булды. Яшьармиячеләр "Геройларга тигезләник", "Тарихның хәрби битләре" конкурсларында тарихыбызны, каһарманнарыбызны яхшы белүләрен күрсәттеләр. Сафта йөрү, хәрби эстафета, автоматны сүтеп җыю, пневматик мылтыктан ату, турникта күтәрелү һәм башка ярышларда көч сынаштылар. Бу бәйгеләрдә Балык бистәсе "форпостчылары" үзләрен яхшы яктан гына күрсәтүгә ирештеләр. Кәрим Кәбиров 60 метрга йөгерүдә, Регина Әхмәтҗанова "гәүдәне күтәрү" ярышында беренче урынны яулап дипломнарга лаек булдылар. Автоматны сүтеп җыюда да безнең командага тиңнәр булмады. Нәтиҗәдә форпостчыларыбыз өченче призлы урынны алдылар. Укучыларның бу уңышлары Балык бистәсе икенче мәктәбендә тормыш куркынычсызлыгы нигезләре, физик тәрбия дәресләренең югары дәрәҗәдә укытылуы, яшь буынга хәрби патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар күрсәтелүе турында сөйли.

Евгений Ненастьев,

"Форпост" үзәге директоры.

Фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X