Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Узган атнада Агротехникумда "Сәләт" фондының проектларның презентацияләү марафоны булып узды [ФОТО]

Узган атна ахырында Агротехник техникумның актлар залында "Сәләт"яшьләр иҗтимагый фондының проектларын презентацияләү марафоны булды. Анда район мәктәпләренең югары сыйныф укучылары катнаштылар

"Сәләт" әйдаманнары мавыктыргыч формада оешманың эшчәнлеге, максатлары белән таныштырдылар.

"Сәләт" тиз арада республикабыз балалары арасында иң популяр үзәкләрнең берсенә әверелде. Аның укыту-сәламәтләндерү аланнарында безнең районнан да ел саен 10-15 укучы катнаша. Хис-тойгылар дулкынына чумып, тәэсирләнеп кайталар алар аланнардан. Хәзер инде ул сәләтле, талантлы балаларны барлый дуслаштыра торган бер система. Анда коллективта яшәү, иҗат итү кагыйдәләре, аерым гореф-гадәтләре барлыкка килгән. Яшьтәшләре белән берләшеп башкарган эшләр баланың үз-үзенә ышанычын арттыра. Сәләтле, максатчан балада шәхес формалаштыру өчен менә дигән җирлек.

"Сәләт" аланнарының географиясен, юнәлешләрен санап бетерүе дә кыен. Республикабызның дистәләгән төбәгенә җыя "Сәләт" балаларны. Аларда төрле фәннәрне тирәнтен үзләштерү,чит телләр өйрәнү буенча мастер-класслардан алып спорт-мәдәни чараларга кадәр үткәрелә. Кыскасы, республикабызның интеллектуаль элитасы булырдай сәләтле балаларны барлый, аларга ачылырга ярдәм итә.

Марафон барышында әйдаманнар төрле мастер класслар үткәрделәр. Укучыларны бәхәсләр, фикер алышулар алып бару серләренә өйрәттеләр. Чыннан да үз фикерең, акыллы идеяң булу бер нәрсә. Аны аудиториягә, тыңлаучыларга җиткерү аерым осталык таләп итә торган сәнгать.

Менә шушы кыска гына очрашу вакытында да районыбыз балалары күңеленддә "Сәләт" аланнарында дөрләгән ялкынның очкынын калдырды булса кирәк минемчә.

Илгиз Җамалиев.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев