Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Саубуллашыр чак җитте (фотолар)

Традиция буенча 25 май көнне Балык Бистәсе 2 нче урта мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучыларын озын юлга озатты.

Менә соңгы кыңгырау да яңгырады. Мәктәп белән хушлашу авазы салды ул. Шушы кыңгырау чыңы белән алар беренче мәртәбә парта артына утырдылар, аның чыңлавы укучыларны олы тормыш юлына да озата. Хәзер инде аларга үзләренә карарлар кабул итәргә, гамәлләре өчен җавап тотарга туры киләчәк. Олы тормышта алар янында киңәш бирердәй укытучылар булмас инде. "Безнең сыйныф җитәкчеләре безнең өчен икенче әниләр булдылар",-диләр чыгарылыш сыйныф укучылары.

Бу балалар өчен генә түгел, ата-аналар өчен дә дулкынландыргыч мизгелләр.

Соңгы кыңгырауга багышланган тантаналы линейка музыка астында башланып китте. Сәхнәгә 11 "а" һәм 11 "б" сыйныф укучылары чакырылды. Зал ата-аналар, әби-бабайлар белән тулы иде. Чөнки соңгы кыңгырау чыгарылыш сыйныф укучылары өчен генә түгел, аларның якыннары өчен дә зур бәйрәм. Сүз сыйныф җитәкчеләренә бирелгәч барысы да кечкенә вакытларын исләренә төшерделәр, күпләрнең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырды. Соңгы кыңгырау бәйрәменә район башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин да килгән иде.

-Барлык укучыларга бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын, алга таба дөрес юл сайлауларын телим. Күпмедер вакыттан соң бу мәктәп укучылары белән горурланырлык булсын,-диде ул. Шулай ук мәктәпкә 20 мең сумлык бүләк-сертификат тапшырды.

Тантанада шулай ук "Форпост" директоры Евгений Ненастьев, Эчке эшләр министры киңәшчесе, республика "Форпост" директоры Андрей Рыков катнашты. Алар да буш кул белән килмәгәннәр, активлык күрсәткән аерым укучыларга Мактау грамоталары тапшырдылар.

Мәктәп директоры Илдус Фатыйхов укучыларның имтиханнарга кертелүе турында әмерен укыды. Бу мәктәп укытучылары чын талант ияләре икән, башта алар шигырьләр сөйләделәр, аннары скетч уйнадылар. Анда алар шаян формада укытучыларын котладылар, ата-аналары, директор турында җыр башкардылар. Кыскасы, бу көн җырларга бай булды. Ахырда исә хушлашу вальсын биеделәр, истәлеккә фотога төштеләр.

Мәктәп еллары шулай итеп артта калды. Алда аларны олы тормыш көтә. Укучыларга кыю рәвештә алга барырга, Ватаныбызга лаеклы булырга телибез.

Алия Хәбибуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев