Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Музей–яхшы тәрбия чарасы

Балык бистәсе 1 нче гимназиясендә һәр бәйрәм билгеләп үтелә. Бигрәк тә бу башлангыч сыйныфларда чагыла. Әле кайчан гына "Алтын көз" бәйрәме гөрләп узса, инде "Әниләр көне"н үткәрделәр. Хәзерге көндә укучыларыбыз фәнни олимпиадада көч сынаша, сәламәтлеккә багышланган атналыклар, сыйныф сәгатьләрендә актив катнаша. Заманның стандарт таләпләренә туры китереп оештырылган дәресләр дә кызыклы,...

Балык бистәсе 1 нче гимназиясендә һәр бәйрәм билгеләп үтелә. Бигрәк тә бу башлангыч сыйныфларда чагыла. Әле кайчан гына "Алтын көз" бәйрәме гөрләп узса, инде "Әниләр көне"н үткәрделәр. Хәзерге көндә укучыларыбыз фәнни олимпиадада көч сынаша, сәламәтлеккә багышланган атналыклар, сыйныф сәгатьләрендә актив катнаша.
Заманның стандарт таләпләренә туры китереп оештырылган дәресләр дә кызыклы, эчтәлекле, тирәнтен белем бирүгә нигезләнеп үткәрелә. Әлеге стандартларда бер фән икенчесе белән бәйләнешле. Бу "Перспектива" укыту методик комплексында бигрәк тә чагыла. Темаларның күбесе тарихи материаллар, әйләнә-тирә мохит белән дә бәйле мәгълүматлар бирә. Укучылар кечкенәдән үз район тарихын, аның данлыклы кешеләрен белеп үсәргә тиеш. Бу эш безнең гимназиядә 1 нче сыйныфлардан ук башлана.
Тарихи вакыйгаларга бәйле сыйныф сәгатьләре үткәрелә. Күптән түгел 1 нче "В" укучылары белән район үзәгендә урнашкан музейда кунакта булдык. Анда безне музей ишек төбеннән үк бик тә мөлаем хезмәткәрләр каршы алды. Болар-Гөлфия Гарипова белән Любовь Ахунова. Алар бик тә кызыклы, эчтәлекле сәяхәт оештырдылар. Музейга килеп керүгә ниндидер сихри тынлык каршы ала. Әйтерсең тарихи экспонатлар ашыкмыйча, тыныч кына сиңа үткәннәр турында нидер сөйлиләр. Барлык данлыклы вакыйгаларны, районыбыз тарихын онытмаска кушалар.
Музейда бик күп кызыклы, борынгы экспонатлар бар. Балалар бигрәк тә сугыш вакыйгалары белән бәйле экспонатлар, борынгы савыт-саба калдыклары, агачтан ясалган кул тегермәнен бик кызыксынып карадылар. Ә инде борынгы фотографияләр рәтенә җиткәч, "Әйләнә-тирә" фәненнән узган теманы искә төшереп, укучылар әбиләренең дә сандык төбендә шундый фотографияләре булуы белән уртаклаштылар. Шул ук фәннән өйрәнелгән "Китап-синең дустың" темасын ныгытып, борынгы китаптагы хәрефләрне үз күзләре белән күреп, укып, тотып карадылар.
Музей стенасындагы фотолардан 100 еллык тарихы булган йортларны күргәч, берсен-берсе уздырып районның кайсы урамнарда бу йортларны күрүләре турында сөйләделәр. Ә мин балаларның дәресләрне аңлап истә калдырганнарына, хезмәтемнең бушка куелмаганына сөенеп туя алмадым.
Музеебызда яңа экспонатлар да бар. Монысы инде районыбыз биләмәсендәге "кошлар бүлеге". Анысы укучыларымны тагын да куандырды. Музейдан балалар бик күп мәгълүматлар алып киттеләр. Бу аларның сөйләүчегә яудырган сорауларында күренә иде. Без сәяхәтебездән бик канәгать калдык. Минем музей җитәкчеләренә, шундый зур эш башкарганнары өчен зур рәхмәт белдерәсем килә. Ә ата-аналарга вакытларын кызганмыйча, гаилә белән музейларга йөрергә тәкъдим итәр идем. Бу бик яхшы тәрбия чарасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев