Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Коръән бәйгесе

24 март-якшәмбе көнне район үзәк мәчетендә мәктәп укучылары арасында Азан әйтү, намаз, Коръән уку бәйгесе үткәрелә.

Бәйгенең шартлары: ир балалар өчен дөрес һәм матур итеп Азан әйтү; кызлар, малайлар өчен сәламләшү, Әгүзү-бисмиллә...әйтү; Иман кәлимәсе, 1-2 дога (Коръән сүрәсе), ике рикәгать намаз уку, мөселманча киенү.


Халкыбызга дин иреге бирелгәннән башлап ел саен район һәм республика күләмендә мәчет-мәдрәсәләрдә укучы балалар арасында Коръән уку бәйгесе үткәрелеп килә. Узган ел ул "Изге Коръән елы" шигаре астында үтте. Ул беренче мәртәбә мөхтәсибәт һәм мәгариф идарәсе белән берлектә уздырылды. Бәйгегә барлык мәктәпләрдән дә укучылар чакырылды. Анда үзәк мәчеттә укучы шәкертләр, Күгәрчен, Югары Тегермәнлек, Күки, Иске Арыш һәм башка мәктәп укучылары актив катнаштылар, алдынгы урыннарны алдылар. Бәйгегә килгән барлык укучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләр республика бәйгесендә катнашып бүләкләр алып кайттылар. Күп укучылар җәйге каникуллар вакытында Болгар, Биләр, Казан шәһәрендәге һәм башка тарихи урыннарда сәфәр-сәяхәттә булдылар. Болгар бабаларыбыз гыйбадәт кылган җирләрдә, мәчетләрдә намазлар укып, әрвахларның рухына багышлап догалар кылып кайттылар. Бу саваплы күркәм йола алга таба да дәвам итәр иншалла.


Быелгы бәйге "Намаз елы" шигаре астында үткәрелә. Балаларыбызның осталыгын, ихласлыгын күрергә теләүче ата-аналар, әби-бабайлар, иганәчеләр күбрәк килсә, мәҗлесебез тагын да күркәмрәк булыр иде. Үзебез дә өстәмә гыйлем, гыйбрәт, савап алыр идек.


Гыйлем-тәрбия эше елына бер бәйге белән генә бетми ул. Һәр гаиләдә ата-аналар, балалар бергәләп дин юлындагылардан үрнәк алып һичьюгында намаз уку бәхетенә ирешсәләр зур савап булыр иде.


Мәчетебез зур, иркен, ишекләре һәрвакыт ачык. Аллаһ йортына рәхим итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев