Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Горурланырлык гомер юлы

Укытучы хезмәте элек-электән авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәр дип саналган. Мәктәптә эшләү өчен укучыларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә һәм әлбәттә инде ныклы белемле булу да кирәк. Күгәрчен мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Әсәтулла кызы Закирова әнә шундый мөгаллимәләрнең берсе. Аның мавыктыргыч дәресләрен...

Укытучы хезмәте элек-электән авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәр дип саналган. Мәктәптә эшләү өчен укучыларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә һәм әлбәттә инде ныклы белемле булу да кирәк. Күгәрчен мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Әсәтулла кызы Закирова әнә шундый мөгаллимәләрнең берсе. Аның мавыктыргыч дәресләрен балалар көтеп ала. Балаларга үз фәненең һәр үзенчәлеген ныклап төшендерә белә, аларның белемен, зиһенен үстерүгә күп көч куя. Ул татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә белем бирү белән генә чикләнми, ә чын кеше тәрбияләү бурычын да куя. Белем бирү белән беррәттән, бала күңеленә игелек, шәфкатьлелек орлыгын да чәчә. Дәрестән тыш та бик күп кызыклы һәм укучылар өчен файдалы чаралар үткәрә. Район һәм республика күләмендә оештырылган фәнни-гамәли конференцияләрдә, бәйгеләрдә үзенең укучылары белән даими катнашып баралар. Балалар яратып укый торган "Сабантуй" газетасы белән ныклы күпер урнаштырды. 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары Тәнзилә апалары җитәкчелегендә менә ничә ел инде "ЗТК" бәйгесендә җиңү яулыйлар. Укучылары һәр елны район олимпиадаларында призлы урыннарны яулый, республика олимпиадаларында катнаша. Мәсәлән, Г.Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлап үткәрелгән республика күләмендәге онлайн-викторинада Рәнис Шакиров 1 урынны, ә Алия Галимова "Сөйкемле Шүрәле" республика бәйгесендә 3 урынны алды.
Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан мәктәп, район һәм республика күләмендә күп кенә чаралар аның җитәкчелегендә узды: мәктәбебездә бай эчтәлекле "Тукай залы" ачу, республика күләмендә семинар үткәрү һәм укучыларының уңышлары-аның тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Укучылары белән беррәттән үзе дә төрле бәйгеләрдә көч сынаша. Район күләмендә үткәрелгән "Ел укытучысы" лауреаты, "Иң яхшы татар әдәбияты кабинеты", "Кол Шәриф һәм аның заманы" республика бәйгесе, "Илһам чишмәсе" исемле II республика әдәби-иҗат бәйгесе җиңүчеләре дә ул.
Тәнзилә Закирова тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып та эшләде. Кәҗәмөгез йолдызлыгында туучыларга хас булганча, үҗәтлек, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерү-аның төп сыйфаты булганлыктан, ул бервакытта да авырлыклардан курыкмый. Укучы яшьләр арасында оештырылган "Сәламәтлек театры" республика күләмендә уңыш яулады.
Ә бүгенгесе көнне 9 нчы сыйныфларның җитәкчесе ул. Алар Тәнзилә апалары җитәкчелегендә Татарстаныбызның күп кенә истәлекле һәм тарихи урыннарында: Тукай эзләреннән Кырлай, Кушлавычларга; Яуширмәдәге Гаяз Исхакыйның музей-утарына сәяхәттә булдылар. Татар рухлы булып тәрбияләнүче бу укучылар театрны да бик яраталар. һәр елны Тәнзилә апалары җитәкчелегендә мәктәп күләмендә спектакльләр сәхнәләштерәләр, Казан театрларында еш булалар.
Тынгысыз җаны белән һәрчак яңалыкка омтыла, даими белемен күтәрү өстендә эшли. Яздыртып алдырган газета-журналларның саны гына да дистәдән артып китә. Укучыларының барысы да "Сабантуй" газетасы белән "Ялкын" журналына язылалар. Алар да иҗатларын "Сабантуй" һәм "Авыл офыклары" газетасында яктыртып баралар.
Теоретик яктан әзерлекле, бай һөнәри осталыкка ия булган әлеге мөгаллимә турында бик күп сөйләп булыр иде. Хезмәтендәге зур уңышлары өчен ул Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының, район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләре, "Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Куйган хезмәтләренең хөрмәт белән бәяләнүе, туган ягына, мәктәбенә һәм халкына хезмәт итүе белән үзен бәхетле саный укытучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев