Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чакыра беренче кыңгырау

Белем көне-һәркемнең укучыларның, укытучыларның,ата-аналарның дулкынланып көтеп ала торган бәйрәме. Берәүне дә битараф калдырмый ул. Чөнки һәрберебез кайчандыр укучы булган, баласын мәктәпкә озаткан. Юкка гына бөтенхалык бәйрәме димиләр бит инде аны.

Балык бистәсе 2 нче мәктәбендә быел 424 бала белем ала. Беренче сыйныфка исә 36 малай һәм кыз килгәннәр. Биредә һәр елны Белем бәйрәменә берәр бизәк өстәп баетырга тырышалар. Быел, мәсәлән, балаларны котларга Кыш бабай үзе килгән. Нишләп адашып, вакытлы-вакытсыз йөри диярсез инде. Шул Белмәмеш чакырган инде. Кыш бабайны Яңа ел бәйрәменә генә чакырасын белми шул ул. Юмарт бабайны балалар елның һәр фасылында яраталар икән. Ул беренче сыйныф укучыларына депутатларыбыз Ирек Богуславский һәм Дмитрий Самаренкин әзерләгән букчаларны бүләк итте.
Район мәгарифенең маякларыннан саналган бу мәктәптә директор буларак беренче уку елын башлаучы Рифат Хәмидуллинның чыгышы да тәэсирле булды. Ул балаларны, укытучыларны, ата-аналарны матур, бәхетле итеп күрүенә шатлануын белдерде. Укучыларга тырышлык, укытучыларга сабырлык, күңелле вакыйгаларга, "бишле"ләргә генә бай уку елы теләде.
(Тулырак газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев