Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бүген республикада 42 меңнән артык балага "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" тапшырыла

12 нче ноябрьдә республикабызның барлык җәмәгать китапханәләрендә Мәдәният дәресе уздырыла. Мәдәният дәресендә 42 меңнән артык балага "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" бүләк ителәчәк. Көндәлек нәниләргә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәп,рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итәчәк.

Көндәлектәге төсле, заманча рухтагы рәсемнәр, кызыклы тарихи мәгълүматлар, укучыларның психологик һәм яшь үзенчәлекләрен истә тотып сайланган табышмак, кроссворд, иҗади биремнәр, чыннан да, нәниләрнең игътибарын җәлеп итми калмас. Алай гына да түгел, оештыручылар балаларны мәдәният дөньясы белән кызыксындыруның отышлы алымын да уйлап тапканнар. Укучы әти-әниләре, укытучылары белән никадәр күбрәк мәдәни чарада катнаша, тарихи-истәлекле урыннарга йөри, көндәлеген никадәр пөхтә алып бара - аның уку елы дәвамында республика күләмендә үткәрелә торган мәдәни конкурста җиңү ихтималы шулкадәр күбрәк. Ә бәйге иң яхшы мәдәни көндәлек иясен һәм иң мәдәниятле әти-әнине ачыкларга ярдәм итәчәк. Җиңүче укучылар әти-әниләре белән Балалар "Әкият" үзәгендә уздырылачак мәдәни чарада катнашыр, дип көтелә.

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/38556-bүgen-respublikada-42-meңnәn-artyik-balaga-berenche-syiynyif-ukuchyisyinyiң-mәdәni-kөndәlege-tapshyiryila.html

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X