Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Башлык та мәктәп эзләрен яңартты [фото]

Район башлыгы Илһам Валеев белем көнендә шактый гына мәктәпләрдә булырга өлгерде. Тик шулай да тәэсирле "тукталышы" үзе кайчандыр белем алган-"энә белән кое казыган" Шомбыт мәктәбе булгандыр , мөгаен.

Быел бу мәктәп республикабызның "капиталь ремонт" программасына кергән булган. Урындагыларның искәртүе буенча, район башлыгының "зур кайгыртучанлыгы" нәтиҗәсендә титуллы исемлеккә эләккән. Мәктәп бинасы ремонтлау өчен республика бюджетыннан 7 миллион 700 мең сум акча бүлеп бирелгән. Акча акча белән, кем кулына эләгүендә хикмәт. Безнең районда олы ышаныч казанган "Строитель-5" (җитәкчесе Фәрхулла Заһидуллин) төзүчеләрне биредә планлаштырылган эшләрне зур зәвык, сыйфат белән башкарып чыкканнар. 1700 квадрат метрда түбә генә алыштырылган. Мәктәпкә керү юллары брусчатка беән җәелгән. Өлешчә тәрәзәләрне, керү ишекләрен, ягу, су, электр, канализация системаларын яңартканнар. Булган булсын инде, дигән дә район башлыгы башлангычында җылы санузел өчен район бюджетеннан өлеш чыгарган. Иң кыйммәтле, мәктәп коллективы, ата-аналар ремонт өчен кемгә генә рәхмәт яудырмады бу көнне. Президент та хөрмәтләнде, башлык та зурланды, төзүчеләр дә алкышлауларга лаек булдылар.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев