Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Барысы да лаеклы

21 март көнне 2012 елда мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткән һәм педагогик осталык өчен акчалата премиягә дәгъва кылучы гомумбелем бирү мәктәпләре укытучыларын җәмәгать тыңлаулары булып узды. Быел конкурска сайлап алуда Яңа Арыш урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Галия Гыймран кызы Нәбиуллина, Балык бистәсе 2 нче мәктәбенең рус теле һәм...

21 март көнне 2012 елда мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткән һәм педагогик осталык өчен акчалата премиягә дәгъва кылучы гомумбелем бирү мәктәпләре укытучыларын җәмәгать тыңлаулары булып узды. Быел конкурска сайлап алуда Яңа Арыш урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Галия Гыймран кызы Нәбиуллина, Балык бистәсе 2 нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Андреевна Артамонова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альвина Шәмси кызы Шиһапова катнашалар.


Галия Нәбиуллина үз фәнен яратучы, тулысынча балаларга белем бирүгә багышлаган педагог. Ул һәрвакыт эшенә яңалык кертергә омтыла. Ул беренчеләрдән булып укучыларга профильле әзерлек буенча экспрементта катнашырга теләк белдерде. Мәктәптә химия һәм биология буенча электив курслар алып бара башлады. Бу мәктәптә укучыларның әзерлеге район күрсәткечләреннән югарырак. Аның укучылары бердәм дәүләт имтиханнары биргәндә Россия дәрәҗәсендәге күрсәткечләрдән дә югарырак нәтиҗәләргә ирешәләр. 2010 һәм 2011 елларда ул химия-биология буенча бердәм дәүләт имтиханнарында югары күрсәткечләргә ирешкән өчен мәгариф бүлегенең Почет грамотасына лаек булды. 2012 елда муниципаль район башлыгы Почет грамотасы белән бүләкләнде.


Галина Артамонова күпьеллык тәҗрибәсе булган педагог. Һәр укучыга аерым мөнәсәбәт таба белүе белән аерылып тора. Аның дәресләрендә һәрвакыт гармония атмосферасы хөкем сөрә. Балык бистәсе 2 нче мәктәбендә эшләү дәверендә аның укучылары күп мәртәбәләр район һәм республика олимпиадаларында җиңеп чыктылар. Мәктәп тарихында беренче мәртәбә буларак аның ике укучысы бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл җыюга ирештеләр. Ул укучылары белән "Радикал" мәктәп фәнни җәмгыятендә проект эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Аның күрсәткечләре республика дәрәҗәсендә билгеләп үтелделәр. Г.Артамонова "За заслуги образовании РТ" билгесе белән бүләкләнде. 2012 елда "Иң яхшы укытучы" гранты алуга иреште.


Альвина Шиһапованың да сәләтле балалар белән эшләү юнәлешендә зур тәҗрибәсе бар. Аның укучылары олимпиадаларда призлы урыннар алалар, К.Насыйри исемендәге регионара конференциядә катнашалар. Ул класстан тыш чаралар үткәрүдә актив эшли. Дәресләрендә укытуның заманча алымнарын куллана. А.Шиһапова методик эшләнмәләр конкурсында җиңеп чыкты. 2012 елда "Иң яхшы укытучы" грантына лаек булды.


Бу кандидатлар барысы да акчалата премия алуга лаеклылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев