Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык бистәсе районы 2 нче мәктәптә “Биюләр” шоуы булып узды

Биергә яратмаган кеше юктыр инде ул. Берәүләр сәхнәдә, дискотекаларда биесә, икенчеләр өендә, ялгыз калгач бииләр.

Мин үзем дә биергә бик яратам. Дәртле музыка ишетсәм, бер урында тора алмыйм . Менә Балык бистәсе икенче мәктәбендә узган "Биюләр" шоуында да көч-хәл белән тыелып тордым инде.

Бәйрәмне Вадим Анисимов һәм Эльвира Усманова алып бардылар. Бию номерлары белән 5-11 сыйныф укучылары чыгыш ясадылар. Аларны балалар сәнгать мәктәбе педагог-хореографы Светлана Гаврилова, район мәдәният йорты методисты Гөлия Кадыйрова, балалар иҗат үзәге методисты Айгөл Хәмәтвәлиева, педагог-хореограф, Алабуга көллияте студенты Илсөяр Зиннәтуллина составындагы жюри бәяләде. Артистизм, башкару техникасы, номерның сәнгати бизәлеше, эмоциональлеккә билгеләр куелды. Шулай ук синхронлык, башкару осталыгы, катлаулылыгы исәпкә алынды.

Нинди генә бию башкармадылар укучылар бу көнне. Испан, грузин, ирланд, һинд, хәтта африка биюләре дә күрсәтелде. Балалар барлык биюләрне хореографлар ярдәменнән башка, мөстәкыйль әзерләгәннәр. Һәр биюгә күңелләрен дә салганнар. Аларның кайберләре шушы кадәр тамашачы алдында беренче тапкыр гына чыгыш ясаганнардыр әле.

Бу язманы газетабыздан укый аласыз.

Гөлназ Нуриева.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев