Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе бабалары “Лукоморья кояш аланында” (фотолар)

Шушы көннәрдә балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Кама елгасы янындагы мәйданда библио-пикник үткәрде.

Анда беренче номерлы гимназия базасы лагерына йөрүче балалар катнашты. Бәйрәм Пушкинның иҗатына багышланган иде, "Лукоморья кояш аланында" дип аталды.

Һәр катнашучы өчен күңелгә якын шөгыль табылды. Бертөркем балалар викторина сорауларына җавап бирде, икенчеләре герой һәм әкият белән бәйле предметлар җыйды, кайберләре "Әкият белән ярышыбыз" исемле әдәби стартта катнашты. Теләге булганнар асфальтка рәсем төшерде. Кемдер Пушкин әкиятләре һәм иҗатына багышланган китаплардан оештырылган күргәзмәне кызыксынып карады. Мәйданнан читтәрәк язучының әсәрләрен утырып уку мөмкинлеге дә тудырылган иде. Бәйрәм флэш-моб белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев