Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык бистә мәктәпләрендә психологлар һөнәр сайларга булыша

Һөнәр сайлау буенча районда 1300 кешегә хезмәт күрсәтелгән.

Быел районның мәктәп укучылары белән профессиональ юнәлеш бирү буенча шактый очрашулар үткәрелгән. Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм квалификация күтәрү буенча Казаннан килгән региональ агентлык психологлары белән берлектә районның икенче мәктәбе, Юлсубино, Масловка, Мәшләк, Шомбыт, Ямаш, Югары Тегермәнлек мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашулар узды. Тестлар тутыру һәм аерым әңгәмәләр вакытында укучыларга нинди һөнәр сайларга кирәклеге буенча психологлар үз киңәшләрен бирделәр. Чыгарылыш сыйныфлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Фото:

http://lipetsk.pulscen.ru/products/psikholog_dlya_studentov_9313791

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев