"Йолдыз" балалар бакчасында "Кошларга оя бүләк ит" исемле чара үткәргәннәр.
Сабыйлар конкурс, викториналарда катнашканнар. Аннан урамга чыгып әти-әниләре белән бергә ясаган ояларны агачларга куйганнар. Иң актив группаны да билгеләгәннәр. Беренче урынны "Кошчыклар" (тәрбиячеләре Ч. Гарфутдинова, З.Шириязданова) группасы алган. Икенче урын "Йолдызчык" (тәрбиячеләре М.Габдриева, Г.Мөхәммәтҗанова) группасына булган. Өченче һәм дүртенчене "Күбәләкләр" (тәрбиячеләре Э.Шакирова, Г.Мөхәммәтҗанова), "Тамчылар" (тәрбиячеләр Г.Гатауллина, З.Шириязданова) группалары бүлешкән.
Бу көнне бакча тирәсенә 26 оя куйганнар алар. "Хәзер без түземсезлек белән кошлар килгәнне көтәбез. Чарада ата-аналар да актив катнашты, бик матур оялар ясап алып килделәр. Аларга бик зур рәхмәт",-диде балалар бакчасы методисты Гөлшат Кәримуллина.
Нет комментариев