Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ярдәм итешеп яшик

Узган атнада "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Волонтер" иреклеләр үзәге оешуның бер еллыгына багышланган тантана булып узды.

"Волонтер" үзәге 2012 елның 26 мартында инициатив группа тарафыннан өлкән яшьтәге ялгыз гражданнарга, мөмкинлекләре чикләнгән ятим балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм башка мохтаҗларга ярдәм итү өчен оештырыла. Һәр яңалык онытылган иске нәрсә диләр бит. Волонтерлык та тимурчылык хәрәкәтенең дәвамы инде. Максатлары да бер. Балалар күңеленә игелеклелек, шәфкатьлелек орлыклары иңдерү. Үзләрен җәмгыятькә файдалы, кемгәдер кирәкле булып яшәргә өйрәтү, гуманлылык хисләре тәрбияләү. Хәзер бу хәрәкәт 250 гә якын укучыны берләштерә. Балык бистәсендәге "Волонтер" үзәгеннән тыш Масловка, Күгәрчен һәм башка мәктәп укучылары актив эшчәнлек алып баралар.


Волонтерларны Балык бистәсе муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рашат Хәбибуллин, "Волонтер" үзәге кураторы Гөлчирә Габдрахманова тәбрикләделәр. Алар үз күңеле якты булган кешеләрне генә башкаларга булыша алуын, әйләнә-тирәне яктырак, матуррак итәргә сәләтле булуын ассызыкладылар. Масловка мәктәбенең "Дуслык" волонтерлык үзәгенең эшчәнлеге белән аның җитәкчесе Галина Хәмидуллина таныштырды. Аларның тәҗрибәсе игътибарга лаек. "Дуслык" волонтерлык группасына 7-8 сыйныф укучыларыннан торган ике отряд керә. Алар өлкәннәргә, мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларына ярдәм итәләр. Ветераннар белән аралашып үз авыллары тарихы, традицияләре, гореф-гадәтләре турында мәгълүматлар алалар. "Кар", "Һәйкәл", "Без-доброволецлар" акцияләре үткәрәләр. Мәктәп яны участогын, аның территориясен төзекләндерүдә катнашалар. Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне чистарту буенча өмәләр оештыралар. Волонтерлар хуҗасыз эт-мәчеләргә, кошларга да ярдәм итәләр. Җимлекләр, сыерчык оялары ясыйлар. Кыскасы, бу балалар оешмасының волонтерлары бик күп игелекле эшләр башкарырга өлгергәннәр. Аларның хезмәте Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәяләнгәннәр.


Бу көнне волонтерлык хәрәкәте тагын бер әгъзага артты. Балык бистәсе гимназиясенең 6 сыйныф укучысы Әдилә Хәлилованы үз сафларына кабул иттеләр.


Аннары яшь волонтерлар 3 командага бүленеп берсеннән-берсе күңелле мавыктыргыч интеллектуаль-иҗади конкурсларда, спорт ярышларында көч сынаштылар.


Ахырда аеруча актив волонтерлар һәм ирекле оешмаларның җитәкчеләрен бүләкләү тантанасы булды.


Әйе, кешене кече яшьтән үк игелекле, ярдәмчел итеп тәрбияләргә кирәк. Бу җәһәттән волонтерлык оешмаларының әһәмияте бәһасез инде. Анда чыныгу алган укучылар киләчәктә нинди генә һөнәр сайласалар да әйләнә-тирәдәгеләргә карата битараф булмаячаклар инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев