Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Якташыбыз юбилее–безнең бәйрәм

Шигърият дөньясы шагыйрь Равил Фәйзуллинның 70 еллык гомер бәйрәмен билгеләп үтәргә җыена. Бу уңайдан Татарстан Язучылар берлеге каршында махсус әзерлек төркеме оешты. Шушы көннәрдә генә аның чираттагы утырышы узды. Андагы сөйләшүләрдән мәгълүм булганча, шагыйрьгә багышланган әдәбият көннәре Әлмәт, Казан, Мәскәү шәһәрләрендә дә үтәчәк икән. Казанда узачак фәнни-гамәли конференциягә дистәләгән регионнардан,...

Шигърият дөньясы шагыйрь Равил Фәйзуллинның 70 еллык гомер бәйрәмен билгеләп үтәргә җыена. Бу уңайдан Татарстан Язучылар берлеге каршында махсус әзерлек төркеме оешты. Шушы көннәрдә генә аның чираттагы утырышы узды. Андагы сөйләшүләрдән мәгълүм булганча, шагыйрьгә багышланган әдәбият көннәре Әлмәт, Казан, Мәскәү шәһәрләрендә дә үтәчәк икән. Казанда узачак фәнни-гамәли конференциягә дистәләгән регионнардан, чит илләрдән галимнәр, дәрәҗәле кунаклар килүе көтелә. Шагыйрьнең туган ягы-Балык бистәсендә исә төрле чараларны үз эченә алган әдәби атналык үткәрү күздә тотыла. Кыскасы, шагыйрьнең юбилеена старт бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев