Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Яңарыш Шишкины»

Бай Гатилар нәселенең бер дәвамчысы Рафис Гатиятуллинны Яңа Арыш авылында гына түгел, инде күрше төбәкләрдә, башка район, шәһәрләрдә дә яхшы беләләр булса кирәк. Беренче чиратта, аңа "художник" буларак картиналарын сорап килүчеләр елдан-ел ишәя баралар икән.

Рафис шушы авыл мәктәбендә рәсем, технология (хезмәт), сәнгать, табигать белеме фәннәрен укыта. Яр Чаллы дәүләт институтын бетереп бирегә эшкә урнашуына да инде 14 ел вакыт үтеп киткән. Мәктәп елларында ук район конкурсларында рәсемнәре белән күп җиңүләрне үзенеке иткән Рафиска институтның художество-графика факультетында уку талантын чарлау, аның серләренә тирәнтен төшенү өчен бер дигән мәктәп була. Дөрес, аның кулы белмәгән эше, шөгыле юктадыр бугай. Өй җиһазының кайсына гына кагылма, ул җан өргән аларга. Мич чыгарырга тотынамы, эретеп-ябыштыру эшенә алынамы, агачны сынлы эшкәртү дисезме, барысы да аныкы, бу эшләр буенча ялынычы кешегә төшкәне юк икән.
-Өйнең проектын биш ел ясадым, кысасына утыргач барлык эчке эшләрне үзем башкардым. Акрын булса да эшне җиренә җиткерү теләге өстенлек итә миндә,-ди ул үзен тәнкыйти күзлектән бәһаләп. Ашыгып, хафаланып ике тапкыр эшләгәнче, бәлкем бу очракта да Рафисны бу сыйфаты бизи генәдер дип уйлап куйдым шәхсән үзем.
Менә аның картиналарын-иҗади җимешләрен дә татып карар минутлар җитте бугай. Ашханәдә натюрморт рухындагылары урын алган. Зал, йокы, балалар бүлмәләрендә исә-табигый пейзажлар сурәтләнгәннәре. Иң кыйммәте шунда ки-ул аларга авылның йөзен, табигатен, аның сулышын иңдерә алган. Тукымага майлы буяу белән ясалган картиналар ирексездән сине үзенә тартып алалар, карашыңны серле таллар сыйпарга, кочарга ашкындыралар, чәчәкләр болынга чакыра, болынлыктан ат кешнәгән тавышлар ишетелә сыман. Озаграк аларга төбәлгән саен яңарак иҗади ачышка юлыгасың. Матурлык, табигый ихласлык манзарасы җанга елыша. Әйе, боларны бары тик рәссам күзе, аның күңел күзе генә күрә һәм тукымага идеал чынбарлык чагылышында бирә ала.
-Соңгы вакытларда үзем дә тоймыйча авылны күбрәк игътибар үзәгенә ала башладым. Һәр адымда яңа ачыш табам, үзгә матурлык күрәм,-ди Рафис. Моның ачык дәлиле, әнә өч картинасында авыл күренешләрен көзге яссылыгына куеп, илаһи биеклеккә күтәрә алган ул. Аның сатып алучылары арасында нәкъ менә туган авылга багышлап ясалган картиналарына ихтыяҗ зур икән. Рафисның якын киләчәктәге хыялы-үзенең шәхсән картиналары күргәзмәсен оештыру. Бу аңлашыла да, кибет киштәләре фото картиналар белән тулган заманда, кеше игътибарын оригиналь чынбарлыкка тарту теләге бу.
Рафис турындагы язмамны нәтиҗәләгән мәлдә, Татарстан Художниклар Союзының Яр Чаллы бүлеге рәисе Факил Гайфетдинов фикеренә колак салу бик урынлы булыр дип уйлыйм:
-Рафис бик талантлы егет. Әле алга таба үзен профессиональ художник буларак танытачагына нык ышанам,-диде ул кыскалатып кына.
Иҗатына мөкиббән киткән һәм дә гашыйк булган сыйфатта үзем дә "Яңарыш Шишкины"-Рафис Гатиятуллинга олы ышанычларда калам!
Рафис кызы Язгөлем белән яңа гына тәмамлаган картинасы янәшәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев