Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яңа үзәктә–шәхес якташлар

-Мондый мәһабәт бинага теләсә нинди олы кунакны, дәрәҗәле артистны чакыру оят түгел,-диде район башлыгы Илһам Валеев Солтан Мәдәният йортында узган чарада. Чара дигәннән, бу бинаны ачкан вакытта авылдашлары, Рәсәй һәм Татарстанның атказанган артисты Равил Шәрәфиев бүләк-тамаша белән кайтырга сүз биргән иде һәм менә ул сәхнәдән артистлары белән вәгъдәгә тугры калган...

-Мондый мәһабәт бинага теләсә нинди олы кунакны, дәрәҗәле артистны чакыру оят түгел,-диде район башлыгы Илһам Валеев Солтан Мәдәният йортында узган чарада. Чара дигәннән, бу бинаны ачкан вакытта авылдашлары, Рәсәй һәм Татарстанның атказанган артисты Равил Шәрәфиев бүләк-тамаша белән кайтырга сүз биргән иде һәм менә ул сәхнәдән артистлары белән вәгъдәгә тугры калган шәлдә кайтып төште. Тамашачылар янәшәсендә тагын бер авылдашлары, танылган җырчы Илназ Минвәлиев тә килеп кушылды. Бу көнне Солтан авылының өметле яшьләре дә ялкынлы чыгышлары белән тамашачыны куандырдылар. Чара азагында Илназ Минвәлиев тә авылдашлары алдында концерт белән кайтачагына ышандырды.
Рәсемдә: Таҗи Гыйззәт иҗатының "Чаткылар" спектакленнән бер күренештә Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләлов һәм Фирая Әкбәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев