Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яңа Арыш авылы китапханәсендә укучылар өчен күңелле, мавыктыргыч чаралар оештырыла

Шушы көненәрдә Яңа Арыш авылы китапханәсендә укучылар өчен күңелле, мавыктыргыч чаралар оештырдык.

Бер көн тәрбия сәгате үткәрелсә, икенче көнне конкурслар, кичәләр уздырдык. Шундый кызыклы кичәләрнең берсе "Табышмаклар илендә" дип атадык. Анда икенчедән алып алтынчы сыйныф укучылары катнашты. Бөҗәкләр, кыр хайваннары, табигать күренешләре турында укыдык. Балаларга җиләк-җимеш, яшелчәләр турындагы табышмаклар бик ошады. Бәйгедә җиңүчеләре дә булды. икенче сыйныф укучысы Далия Садыйкова 49 сорауга дөрес җаваплар биреп беренче урынны алды. Икенче-өченче урыннар дүртенче сыйныф укучысы Данияр Галимов һәм икенче сыйныф укучысы Язгөлем Гатиятуллина бирелде.

Рәзилә Мөхәммәтрахимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев