Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ул Бистәне сагынып кайта

Татарстан республикасының атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты, "Зө-Ләй-Лә" группасындагы өч кызның берсе Зөлфия Вәлиеваның Балык бистәсен үзенеке, үз районы тоеп санавын, яшермим, зур бер горурлык белән кабул иттем.

Әйдүк, аның хакында сүзебезне асылыннан башлыйк. Зөлфиянең әтисе Наил районыбызның Хутор авылыннан, җырга-моңга гашыйк, гармунчы, баянчы әлеге якташыбыз турында да озаклап бәян итәргә мөмкин булыр иде. Гомерен агач эшенә багышлаган, дөлгәрлек иткән Наилнең бүген башы югары: теләге тормышка ашуына сөенеп туя алмый-Зөлфиясе билгеле сәнгать кешесе булып танылырга өлгергән, оныгы Кәрим дә инде өздереп баянда уйный.
-Казанның Химиклар мәдәният сараеннан ерак түгел йортта яшәдек. Әнием дә, әтием дә җыр, музыка, тамаша яраталар, җырлыйлар. Әтием һәр елны Яңа ел бәйрәмендә әлеге мәдәният сарае бакчасында халыкка гармун уйный, җырлата, биетә иде. Бармаклары салкыннан өшеп бетә, әмма ул азарттан чыга алмый газаплана. Берзаман аны әни ачулана башлый. Шулвакыт әти уйнавын дәвам итеп өйгә юл ала. Аның артыннан халык калмый. Әти уйный да, уйный. Күпме еллардан соң да шушы бәйрәмнең җылысын тоям, хисләрем белән ул көннәргә еш кайтам,-дип искә ала Зөлфия.
Искә ала дигәннән, Хутор авылында еш булып, анда әбисе Гайнелхаят җылысын тоеп, урам чирәмнәрендә тәгәрәп, җиләк-чикләвек җыеп, көтү каршылап үскән бала булуын еш телгә ала ул.
(Тулырак газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев