ТНВдан Алмаз Гафиятов һәм Марсель Әскәров елан итен һәм канын авыз иткән (ФОТО)
2013 ел - Елан елы. Шул уңайдан "Яңа гасыр" телевидениесе журналисты Алмаз Гафиятов япон шеф-повары белән берлектә Калифорния полозы токымлы еланның итен кыздырган.
Бу экзотик ризыкны Алмазның хезмәттәше Марсель Әскәров та авыз иткән.
Алмаз тәмле дип мактанса да, Марсель башка фикердә: "Миңа ошамады, ни тавык ите, ни балык ите түгел. Өстәвенә каты да. Елан итен сөякле буладыр дип уйламаган идем", - ди.
Бәйрәм сюжетын 31 декабрь көнне "Яңа гасыр" каналы "Татарстан хәбәрләре" тапшыруында карый аласыз.
Чыганак - Matbugat.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев