Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Үткән җомгада Чаллы шәһәрендә яшәүче, иҗат итүче, композитор Илдус Низамов гомер бәйрәмен билгеләп үтте [ФОТО]

Якташыбыз , танылган музыкант, Татарстанның атказанган артисты Илдус Низамов үзенең гомер бәйрәменә дусларын, якташларын җыйды.

Бу көнне Чаллы шәһәре мэриясенең концерт залы тамашачы белән шыгырым тулы иде. 60 яшен тутырган юбилярны котларга иҗатташ дуслары бик күп җыелды.Җырчылардан Руслан Кирамутдинов, Дания Сибгатуллина, Илгизәр Мортазин, Виталий Агапов, үзе эшләгән вакыттагы Салават җыр театры артистларының чыгышлары юбиляр һәм тамашачы күңеленә дә бик хуш килде.Балыкбистәлеләр исеменнән Илдус Низамовны шагыйрь Вазыйх Фатыйхов тәбрикләде. Аңа Район башлыгы Илһам Валеевның Рәхмәт хатын тапшырды. Районыбызның Тәберде Чаллысында туган бу талантыбыз, чыннан да,олуг зурлауларга, дан- шөһрәткә лаек зат!

Фото Вазыйх Фатыйховныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X