Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тапкырлык сәхнәдә сынала

Узган атнада Балык бистәсе авыл хуҗалыгы техникумында Шаяннар, Тапкырлар Клубының 20 нче сезонын ачып җибәрделәр. Әйе, әйе, моннан 20 ел элек КВН уйный башлаганнар бу уку йортында. Ә ничек башланган соң? Ул вакытта 85 нче номерлы училище статусында йөргән уку йортына мәдәният институтыннан практика үтәргә дип 2 кыз кайталар. Менә...

Узган атнада Балык бистәсе авыл хуҗалыгы техникумында Шаяннар, Тапкырлар Клубының 20 нче сезонын ачып җибәрделәр. Әйе, әйе, моннан 20 ел элек КВН уйный башлаганнар бу уку йортында. Ә ничек башланган соң? Ул вакытта 85 нче номерлы училище статусында йөргән уку йортына мәдәният институтыннан практика үтәргә дип 2 кыз кайталар. Менә шул талантлы кызлар училищеда КВН оештырып җибәрәләр дә инде. Шуларның берсе хәзерге Мәдәният йорты директоры Фирдания Әхмәтҗанова укуын тәмамлагач та училищега эшкә кайта. Тиздән "Алтын балык" КВН командасы башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында республика күләмендәге конкурсларда катнаша башлый. Үз вакытында клубның үсешенә Рәмзил Вәлиәхмәтов, Исмәгыйль Вәлиәхмәтов зур өлеш кертәләр. Бүгенге көндә клуб учагының ялкынын өстәмә белем бирү педагогы Гөлфия Галимова һәм техникумның клуб мөдире Гүзәл Дормидонтова тергезеп торалар.
Шул ике дистә ел эчендә "Алтын балык" республика күләмендәге конкурсларда өч мәртәбә финалга чыга. Кемнәр белән диген? Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама кебек шәһәр командалары белән ярышалар. 7 тапкыр ярымфиналга үтәләр, зона конкурсларында аларга тиңнәр булмый инде. 2010 елда исә, "Алтын балык" беренче урынны яулый.
-КВНга уен итеп кенә карарга ярамый. Ул укучыларыбызны берләштерә, дуслаштыра, иҗади фикерләргә, сәхнәдә үз-үзләрен тотарга, зур аудиторияләр алдында да чыгыш ясарга өйрәтә. Ә болар киләчәк тормышта да ярап куя торган сыйфатлар инде,-ди техникум директорының уку-тәрбия буенча урынбасары Илфар Яруллин. -Яшерен-батырын түгел, безгә мәктәптә ничектер күләгәдәрәк йөргән, үз-үзен күрсәтә алмаган яшьләр килә. Аларны сәхнәгә күтәрү, микрофон тотарга, эзлекле итеп сөйләргә өйрәтү укытучылардан зур тырышлык таләп итә.
КВН казанында кайнаган кызлар, егетләр арасында мәдәният, сәнгатьне гомерлек һөнәр итеп сайлаучылар да бар. Күгәрчен сандугачы Гүзәл Җәләлованы кемнәр генә белми дә, моңы белән кемнәр генә сихерләнми. Илназ Шакиров та халык театры сәхнәсендә кабатланмас образлар тудыра. Алар икесе дә мәдәният институтын тәмамлаганнар. Узган ел Раил Рамазанов театр училищесына кергән. Быел исә Олег Горсков мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык факультетына имтиханнарны уңышлы тапшырган.
Юбилей конкурсында төрле группалардан 4 команда уйнады. Темасы да бик кызыклы иде: "КВН йолдызлар белән". Шуңа да һәр конкурс җирдәге, күктәге йолдызларга багышланды. "Сәламләү", "Разминка", "Музыкаль йорт эше"-барысы да чын КВН кысаларында.
Пугачева, Максим Галкин, Сергей Зверев кебек йолдызларга да "эләкте" КВНчылардан. Үз укытучыларын да яратып кына "чеметкәләп" алдылар.
Кыскасы, һәр команда үзенчә матур балкыды конкурсларда. Сәхнәдә үз-үзләрен тота да, шаярта да, көлдерә дә беләләр техникум укучылары. Жюрига да җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмагандыр дип уйлыйм. Әмма конкурс конкурс шул инде. "Яшьләр" командасы (271 группа) юбилей уенының җиңүчесе булды. "Найк" (175), "Чын егетләр" (270) икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Җиңүче команда Күчмә кубок иясе булды. Алардан аз гына калышкан "БЭМС"ның да җиңелү ачысын татландырып җибәрделәр. Зур гына торт бүләк иттеләр.
Ә иң зур бүләк тамашачыларның тәгәрәшеп көлүе булды инде. Үзем дә рәхәтләнеп көлдем әле.
җиңүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев