Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Талантларга юл башын алар сала

Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе коллективы төрле юнәлешләр буенча бик күп сәләтле балаларны тәрбияләп олы тормыш юлына чыгара.

Елның-елында бездә тәрбияләнүче укучы балалар районкүләм фестиваль, конкурсларда гына түгел, хәтта халыкара бәйгеләрдә дә актив катнаша башлады. Узган ел, мәсәлән, "Алтын көз" дип аталган дүртенче халыкара фестиваль конкурсында С.Гаврилова җитәкчелегендәге "Рапсодия" хореография коллективы "Заманча һәм халык биюләре" номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исемен алып кайттылар.
Балаларның иң көтеп алган популяр конкурсларыннан исәпләнгән "Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр фестивале эстрада сәнгатендә дә алар һәрвакыт актив катнашалар. Бу елның апрель аенда да Лаеш шәһәрендә узган зона бәйгесендә уңай нәтиҗәләргә ирешүчеләр күп булды. Монда, әлбәттә, укытучы хезмәткәрләрнең югары һөнәри осталыкка ия булулары мөһим роль уйный. Аннары, өстәмә белем бирү учреждениеләре рейтингында республика мәгариф министрлыклары арасында коллектив узган ел җиденче урынга ия булды. Бу хезмәткәрләргә бик зур бәя. Быел балалар сәнгать мәктәбен 31 укучы тәмамлады. Бу уку йорты тарихында иң зур чыгарылыш иде. Шуңа аларның күбесе урта-махсус һәм югары уку йортларына төрле белгечлекләр буенча укырга керү бәхетенә ирештеләр.Тагын бер сөенечле хәл турында әйтми мөмкин түгел. Әлеге мәктәп укучылары Бөтендөнья җәйге Универсиада спортчылары алдында да уңышлы чыгыш ясадылар.
Балалар сәнгать мәктәбе коллективының быелгы уку елы йомгаклары буенча IX нчы республика музыкаль марафонында һәм Пермь шәһәрендә Сабантуйда чыгышларын күпләр яратып кабул иттеләр. Укытучылар коллективының һәм тәрбияләнүче балаларның киләчәккә планнары бик зурдан. Алар район мәктәпләре белән хезмәттәшлекне киңәйтергә планлаштыралар. Үзара тәҗрибә уртаклашу максатыннан республиканың башка сәнгать мәктәпләре белән элемтәне ныгытырга исәп итәләр.
Яшь артистларыбыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев