Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сабыйлар мәйданы үзенчә гөрләде

Быелгы район Сабантуенда балалар өчен күптөрле уеннар оештырганнар. Берничә урында батут куелган. Пейнтболда катнашырша, суда йөзүче шар эчендә утырырга, җырларга, биергә һәм башка уеннарда катнашырга мөмкинлек күп булды.

Балар өчен мәйданны башка елдагыча Балалар иҗат үзәге әзерләде. Бәйрәмне Эльвира Кәримуллина белән Рамил Имамов алып бардылар.

Төсле флаглар белән бизәлгән мәйданда музыка яңгырый. Алып баручылар балаларны, әти-әниләрен төрле ярыш һәм конкурсларда катнашырга чакырдылар. Һавада сабын куыклары оча. Балалар аларны тотарга ашыгалар. Аннан соң паровозик булып баралар. "Трубасыз, тәгәрмәчсез паровоз бара!" Алып баручы спорт эстафетасы башлануын игүлан итте. Иң күп жетон җыйган җиңүче призга лаек була. Берәүләр көянтә-чиләк күтәреп йөгерде, икенчеләре ат өстендә капчык сугышы, күз бәйләп чүлмәк вату уеннарында катнаштылар. Күктә самолет очып йөри башлады. Балалар онытылып төрле фигуралар ясап очучы самолетны күзәттеләр. Ул болытлар арасында югалгач, мәйданны кабат балаларның шатлыклы тавышы күмде. Эстафета ахырында алып баручы балалар һәм ата-аналарын бәйрәм дискотекасына җыйды. Нинди генә биюләр башкармады алар. Рамил Имамов беркемгә дә моңсуланырга ирек бирмәде. Бәйрәм иң күңелле уеннарның берсе- канат тарту белән тәмамланды. Иң элек кызлар егетләр белән ярышты. Кызлар көчлерәк булды. Аннан соң әтиләр белән әниләр көч сынашты. Әниләр өчен көч биреп торучылар күп булса да, әтиләр ягы җиңде. Шуннан соң бер якта ата-аналар икенче якта балалары канат тартышты. Кызлар һәм егетләр барысын да шаккатырып җиңеп чыктылар. "Афәрин! Сез республиканың киләчәк буыны бит. Балалар иҗат үзәгенә шундый күңелле бәйрәм оештырулары өчен бик зур рәхмәт",-диеште ата-аналар.

Таңсылу Минһаҗева.

Фотосы: http://www.culturefish.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев