Районыбызда «Мәрхәмәтле Татарстан» акциясе старт ала
16-23 апрель көннәрендә республикабызда «Язгы игелек атнасы - «Мәрхәмәтле Татарстан» акциясе старт ала.
20 апрель көнне аның кысаларында район Мәдәният йортында өлкән яшьтәге үзешчәннәр көче белән әзерләнгән «Язгы моңнар» концерты була.
Анда «Калинушка» ветераннар хоры, «Кама таңнары» халык вокаль ансамбле, «Кама йолдызчыклары» балалар хореография коллективы һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Концерт түләүле. Җыелган барлык акча пенсионерлар арасында үзешчән иҗатны үстерүгә тотылачак. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, I, II группа инвалидларга керү бушлай. Концерт 18.00 сәгатьтә башлана.
Фотосы: tkoek.ucoz.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев