Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Раштуа бәйрәме

Раштуа Чыршысында7 гыйнвар көнне балалар иҗат үзәгендә Раштуа чыршысы булып узды. Анда районның якшәмбе мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, аларның әти-әниләре килгәннәр иде. - Раштуа-якыннарыбызга чын мәхәббәтне, игелек, изге гамәлләрне гәүдәләндерүче бөек бәйрәм,-диде Симеон атакай бәйрәмгә җыелучыларны сәламләп. Христиан якташларны котларга район башлыгы И. Валеев та килгән иде. -Мәңгелек кыйммәтләр барлык традицион диннәр...

Раштуа Чыршысында7 гыйнвар көнне балалар иҗат үзәгендә Раштуа чыршысы булып узды. Анда районның якшәмбе мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, аларның әти-әниләре килгәннәр иде.
- Раштуа-якыннарыбызга чын мәхәббәтне, игелек, изге гамәлләрне гәүдәләндерүче бөек бәйрәм,-диде Симеон атакай бәйрәмгә җыелучыларны сәламләп.
Христиан якташларны котларга район башлыгы И. Валеев та килгән иде.
-Мәңгелек кыйммәтләр барлык традицион диннәр өчен бердәм. Алар гасырлар дәвамында әхлакны, тынычлыкны ныгытуга нигез булып торалар. Сезне бәйрәм белән котлыйм, нык сәламәтлек, бәхет телим,-диде ул.
Аннары чыршы янәшәсендә Иисус Христосның тууы турындагы риваятькә нигезләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Аны якшәмбе мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр әзерләгәннәр иде. Балалар моннан ике мең ел элек булган вакыйгаларны бәян итәргә тырыштылар. Бәйрәмдә катнашучылар Коткаручының туу тарихын яхшы белсәләр дә, аны кабат ишетү һәрвакыт дулкынландыра инде.
Бу көнне Раштуа чыршысы янында бик күңелле булды. Балалар да, өлкәннәр дә бәйрәмгә чын күңелдән куандылар. Ә тантана ахырында баларны район администрациясе һәм иганәчеләр әзерләгән татлы бүләкләр көтә иде.

Рәсемдә: Раштуа чыршысында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X