Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Һәр кешенең күңеленә үтеп, Шатлык өләш безгә Яңа ел!

Күңелләргә ядкарь-хатирәсен калдырып тагын бер ел тарих битләренә күчте. 31 декабрьдә район Мәдәният йорты каршында узган бәйрәм киче дә үткән елны озату һәм яңа-Ат елына аяк басу уңаеннан оештырылган иде. Күркәм традиция буенча халыкны иң әүвәл муниципаль район башлыгы Илһам Валеев Яңа ел белән котлады һәм матур, изге теләкләрен җиткерде....

Күңелләргә ядкарь-хатирәсен калдырып тагын бер ел тарих битләренә күчте. 31 декабрьдә район Мәдәният йорты каршында узган бәйрәм киче дә үткән елны озату һәм яңа-Ат елына аяк басу уңаеннан оештырылган иде.
Күркәм традиция буенча халыкны иң әүвәл муниципаль район башлыгы Илһам Валеев Яңа ел белән котлады һәм матур, изге теләкләрен җиткерде.
-Барлык казанышларыбыз күз алдында. Аларга сезнең ярдәм белән ирешелде. Киләчәктә дә бергә эшләрбез, уңышларга ирешербез дип ышанам. Яңа ел исә яңа мөмкинлекләр ачсын һәм сөенечләре белән куандырсын. Якты вакыйгаларга бай булсын һәм матур мизгелләре белән истә калсын. Һәрберебезгә шатлык-бәхетләр юлдаш булсын!-диде ул тәбрикләвендә.
Бәйрәм рухын арттырган Кыш бабайлар парады исә котлауларның дәвамы буларак башланып китте. Район үзәгенең һәр оешмасы парадка үзенчәлекле итеп хәзерләнгән, һәр коллектив автомашиналарны зәвык белән бизәгән. Әлбәттә иң алдан Кыш бабай белән Кар кызы бара. Бәйрәмне алып баручының колоннадагы оешма-предприятиеләр белән таныштырып баруы да үзгә матурлыкта яңгырады.
Үзенең оригиналь бизәлеше белән һәр елдагыча газ службасы, электр челтәре, үзәк хастаханә, мәгариф бүлеге, МЧС, район элемтә үзәге, автотранспорт предприятиеләре, икмәк кабул итү предприятиесе, район авыл хуҗалыгы техникумы аерылып торды. Ә беренче урынга икмәк кабул итү предприятиесе, икенче өченче урыннарга агротехникум белән район үзәк хастаханәсе лаек булды.
...Төнге күктә меңәрләгән төсле балкышы белән бәйрәм салюты атылды. Һәркем Яңа елга матур уйлар, якты хыяллар белән аяк басты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев