Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Парадта булган егет

Безнең егетләр хәрби хезмәттә дә сынатмый, дәрәҗәләнә. Балык бистәсендә туып үскән Максим Абрамов быел Мәскәүдә Кызыл мәйданда парадта катнашкан.

Район үзәгендә гимназияне тәмамлаганнан соң ул Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш институтында белем ала. Югары уку йортын тәмамлагач хәрби хезмәткә икенче Таман укчылар дивизиясенә алына. Егеткә мәктәп елларында спорт белән дус булуы, бигрәк тә каратэ белән шөгыльләнүенең дә файдасы тигән. Чөнки хәрби хезмәт башлангач та алар Казахстан чиге буенда "Кавказ-2012" дип аталган киңәйтелгән хәрби өйрәнүләрдә катнашалар. Менә кайда кирәк була аларга түземлек, чыдамлык һәм көч. Ә аннан кайткач алар дивизиясеннән иң яхшы хезмәткәрләрне Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнашу өчен сайлап алалар. Якташыбыз, взвод командиры урынбасары, 4 ай дәвамында Мәскәү астында зур өйрәнүләр үтә. Ә андагы киеренкелекне һәркем дә кичерә алмый.
-Хәрби хезмәт ул егет кешедән физик көч кенә түгел, психологик тәрбия дә таләп итә. Хәрби өйрәнү вакытында кыр шартларында безгә бик зур сынаулар үтәргә туры килде. Ә андый кыенлыкларны һәркем дә үти алмый,-ди ул.
Шуңа Максим бүгенге югары сыйныф укучыларына беренче чиратта спорт белән дус булырга киңәш итә. Егет кеше һәрвакыт сау-сәламәт, көтелмәгән хәлгә әзер, көчле булырга тиеш дип, хак әйтә халык.
Әлеге рәсемдә сез күптән түгел генә хәрби хезмәттән кайткан Максим Абрамовны күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев