Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Нәфкать Нигъмәтуллинга Сәкинә Шәймиева ник шалтыраткан? (ФОТОРЕПОРТАЖ)

"Татар җыры" фестивален оештыручы "Барс-Медиа" узган ялларда өр-яңа җырлы чара - TMTV телевизион премиясен гөрләтеп уздырды. Шул көнгә чаклы, ике чара арасында нинди аерма бар соң, дип баш ватты журналистлар. Аерма шактый, шуларның берсе - яңа чарага Салават белән Зәйнәп килмәде, беренчесе баш тарткан, икенчесе - гастрольдә.

Җырчылар "Пирамида" концерт залына, кәттә машиналарда килеп, кызыл келәмнән үтте. Бу инде яңалык түгел, әлеге тәҗрибә шушы ук "Пирамида" каршында Халыкара мөселман киносы фестивале вакытында кулланыла. Бичара Фирдүс Тямаев һәм аның командасы утырып барган "копейка" машинасы келәмгә берничә метр кала сүнде. Шуңа да яшьләр "тимер ат"ны этереп барырга мәҗбүр булды.

Алтын очлы бәллүр сынга 150 җырчының 45е генә ия булды. Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдиновка татар сәнгате үсешенә өлеш керткәне өчен бүләк бирделәр. Россия авторлык оешмасының Татарстандагы филиал җитәкчесе буларак, Зөфәр әфәнде җырлап кына йөрми, җырлаучыларның хокукларын яклау белән дә шөгыльләнә.

- Соңгы елларда бу өлкәдә кагыйдә бозулары ешайдымы, әллә кимедеме? - дип сорады "ШК" хәбәрчесе аңардан сәхнә артында.
- Элек бик күпләр, җыр җырлаткан өчен акча түлисемени, дип авторлык хокукларын бозу турында уйламый да иде, ә кайберләре белмәгәнгә салышты. Прокуратура, полициягә мөрәҗәгать иткән вакытлар да булды. Безнең тарафтан аңлату-агарту эшләре алып барыла башлагач, закон бозу очраклары кимеде. Җырчылар арасында андый хилафлыклар юк диярлек, "Барс-Медиа"ның һәр эшләгән эше авторлык хокуклары килешүе нигезендә алып барыла. Әлеге закон сәүдә, җәмәгать туклануы (кафе-рестораннар) урыннарында һаман да бозыла, моңа татар, рус, чит телдәге җырлар да керә, - дип сөйләде республиканың халык артисты.

Ел ярым элек Илмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдинов, Азнакай районына концерт куярга барганда, сүзгә килеп, Илмира машинадан төшеп кала.



- Бу вакыйгадан күбесенчә мин сабак алдым. Бераз тыныч булырга, тормышка башка күзлектән карый башларга кирәклеген аңладым. Руслан белән бер-беребезне аңлый башладык. Яшь чакта була инде адый хәлләр, Аллаһка шөкер. Казанда ипотекага өч бүлмәле фатир алырга ниятлибез, кайчан икәнлеген әйтми торам. Аякны юрганга карап сузабыз. Матур иттереп кенә языгыз инде, - дип, 24 яшьлек җырчы "ШК" хәбәрчесен җилкәсеннән дә кагып алды. Боларның юрганы бик хәтәр булырга ошаган.

Премияне оештыручылар мәрхүмә җырчы Вәсилә Фәттахованы да игътибарсыз калдырмады, аңа тиешле сын гаиләсенә тапшырылачак.
Яшелдән киенеп, башына шул ук төстәге таҗ кигән Илсөя Бәдретдинова, «Булмый инде булмагач, Арчаларда тумагач» дип җырлаганда, тамашачы арасында Арчаның элеккеге "глава"сы, хәзерге Урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров та күземә чалынып китте. Җырчы тамаша залына пачка-пачка акча да атты.

"Иң яхшы җырчы" номинациясен Нәфкать Нигъмәтуллин "эләктерде".

- Сез Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете - Сәкинә Шәймиеваның яраткан җырчысы, диләр. Дөресме бу? - дип сорадык.
- 1996 елда өемә Сәкинә Шакировна шалтыратып, "Җырларыңны бик ошатам", - диде. 60, 65 яшьлек юбилейларында җырладым. Тик соңгы елларда аралашканым юк, үзем дә шалтыратырга кыенсынам, - диде ул.

Алты сәгатькә сузылган тамаша оештыручыларга, тамашачыларга да сынау булды. Кайберләре, иртәрәк китеп, Хәния Фәрхи, Айдар Галимов, Хәмдүнә Тимергалиева чыгышларын күрә алмыйча калды.



"Татар җыры" белән чагыштырганда, TMTV премиясе сюпризларга баерак булып чыкты. Әйтик, Ләйсән Гыймаева, "Син кояшым" җырын башкарганда, савыт-сабаны идәнгә атып челпәрәмә китерде. Тамашаны 11 кеше алып барды, күпчелеге премияне алган җырчылар. Матбугат.ру порталында Айгөл Нуриева фикере белән килешми мөмкин түгел: "Алып баручылар ошамады, сценарийдан күзләрен дә алмыйча укыды. Зур сәхнәгә һәм аудиториягә чыгасыз икән, тамашачыны хөрмәт итәргә кирәк, юкса, сезнең сыман теләсә-кем чыгып укый ала инде. Ятлый алмагансыз икән, һичьюгы, матур һәм күңелле итеп импровизация ясагыз".


Линар ЗАКИРОВ

http://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-22-08-47-32/2015-01-22-08-50-07/item/14677

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X