Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Лилия Муллагалиевага санаулы көннәр калып бара [+фото]

Җырчы Лилия Муллагалиева "Бәби көтәбез әле" исемле җырына клип төшергән. Бу вакыйганы тарихта калдырыр өчен татар эстрадасындагы барлык йөкле алып баручы һәм җырчыларын әлеге клипка чакырган. - "Бәби көтәбез әле" җырына көйне үзем яздым, ә сүзләрен Эльвира Сафина иҗат итте. Клипта алты герой катнашты. Бер көн эчендә генә төшерелгән клип...

Җырчы Лилия Муллагалиева "Бәби көтәбез әле" исемле җырына клип төшергән. Бу вакыйганы тарихта калдырыр өчен татар эстрадасындагы барлык йөкле алып баручы һәм җырчыларын әлеге клипка чакырган. - "Бәби көтәбез әле" җырына көйне үзем яздым, ә сүзләрен Эльвира Сафина иҗат итте. Клипта алты герой катнашты. Бер көн эчендә генә төшерелгән клип түгел. Алып баручы - Зәмирә Рәҗәпова, җырчылардан Чәчкә, Гөлназ Шәрипҗанова, Айгөл Шәйхетдинова, Гүзәл Идрисоваларның бәби көтү мизгелләре, ирләре белән булган мөнәсәбәтләре аерым-аерым өйләрендә төшерелде., - диде Лилия Муллагалиева.

Клипны төшерү барышында Гөлназ Шәрипҗанова кызын алып кайтырга да өлгергән. Башта Гөлназ, аннары Лилия үзе табарга тиеш булган. Зәмирә Рәҗәпова, Гүзәл Идрисова, Айгөл Шәйхетдинова һәм Чәчкә табарга тиеш булган. Рус әйтмешли, Зәмирә Лилияне "опередила". Моны җырчы үзе дә көлеп сөйли.
Лилия бәби көтүен көтә. Ә менә кемне алып кайта дип уйлыйсыз? УЗИ малай дип күрсәткән. Инде табасына да санаулы көннәр калып бара икән. Лилиянең үзенә һәм калган барлык җырчыларга исән-сау алып кайтуларын теләп калабыз.
Эльза ГАЗИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев