Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Күкидә “Аулак өй”

Күки авылында яшәүче шәфкать иясе Гөлнур Мусина үз тәрбиясендәге өлкәннәрне "Аулак өй"гә җыйды. Бәйрәмчә бизәлгән кунакчыл бу йортка күрше-тирәдә яшәүче әбиләр дә килгәннәр иде. Нурвахит Гыйззәтуллин сыздырган баян тавышы дәште аларны яшьлекләренә. Кунакка район социаль яклау бүлеге начальнигы Айгөл Вафина, Күки авыл җирлеге башлыгы Мәүлә Исхаков та килгәннәр иде. Алар...

Күки авылында яшәүче шәфкать иясе Гөлнур Мусина үз тәрбиясендәге өлкәннәрне "Аулак өй"гә җыйды. Бәйрәмчә бизәлгән кунакчыл бу йортка күрше-тирәдә яшәүче әбиләр дә килгәннәр иде. Нурвахит Гыйззәтуллин сыздырган баян тавышы дәште аларны яшьлекләренә. Кунакка район социаль яклау бүлеге начальнигы Айгөл Вафина, Күки авыл җирлеге башлыгы Мәүлә Исхаков та килгәннәр иде. Алар өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар. Тезелешеп утырган әбиләр кул эшләрен дә алып килгәннәр. Кайсы шәлен бәйли, икенчеләре оекбаш, бияләй өлгертә. Нәкъ яшьлекләрендәге аулак өйдәгечә инде. Ә Гөлнур ханым җырлатты, биетте, төрле уеннар уйнатты үзләренә. Уйланырлык та, көлдерерлек тә шигырьләр сөйләде. Ул шулай ук "Шатлык" картлар йортында эшләгән елларын искә төшерде. Анда булган мәзәк хәлләрне сөйләп көлдерде.
Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Гөлсәрия Хафизова әбиләр өчен бигрәк тә кадерле кунак инде. Еш барырга туры килә шул аның янына. Дарулар белән генә түгел, җылы сүзе белән дә дәвалый ул аларны. Бу юлы да котлап кына калмады, көзге көннәрдә сәламәтлекне саклау буенча бик файдалы киңәшләрен дә бирде.
Менә шулай үзенчәлекле итеп тәбрикләделәр, бәйрәм иттерделәр өлкәннәрне Күкидә. Бу, беренче чиратта, игелекле шәфкать иясе, тыңгысыз Гөлнур Мусина тырышлыгы белән оештырылды инде.
"Аулак өй".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев