«Татар эстрадасында тагын бер җырлы гаилә туды. Гөлназ Шакирова һәм Марат Фәйрүшин ике көн элек никах укытты.
Мәҗлес "Туган авылым" ресторанлы күңел ачу комплексында уздырылган. Яшьләргә никахны шушындагы мәчетнең имамы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин укыган.
Моңарчы Гөлназ Шакирова Айдар Рәкыйпов дигән яшь җырчы белән дуэтлар башкара иде. Шуңа да бу никах турындагы яңалык күп кенә тамашачылар өчен көтелмәгән булды.
Марат һәм Гөлназны яңа гаилә туу көннәре белән котлыйбыз һәм яңа дуэтлар көтеп калабыз.», дип хәбәр итә «Интертат.ру» сайты.
Нет комментариев