Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Европа Сабан туе Германия башкаласында узачак

Европа Сабан туе быел 19-21 июньдә Германия башкаласы - Берлин шәһәрендә үткәреләчәк. Германиянең татарлар оешмасы хәбәр итүенчә өч көнлек бәйрәмне фестиваль рәвешендә уздырырга ниятлиләр.

Сабан туе авыл күренешен хәтерләтәчәк. Бәйрәмдә катнашачак һәр илгә үз ишегалдын булдыру мөмкинлеге бирелә. Европа Сабан туенда Татарстаннан кунаклар һәм сәнгать әһелләре дә катнашуы көтелә. Европа Сабан туен оештыручылар бәйрәмдә татар җырчылары катнашырга, җырлары танылырга тиеш, дигән фикерне алга сөрә. Бәйрәмнең төп шигаре - "Сабан туе - дуслык күпере".

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев