Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Еллар еллар белән үрелеп

Кешенең тормышы шатлык-сөенечләр, кайгы-хәсрәтләр аша кылган гамәлләре белән билгеле бер вакытны били.

Шушы еллар аралыгында булган вакыйгалар кеше язмшына тирән эзләрен сала. Районыбыз биләмәсендә гомер кичереп бик күпләрнең ихтирамын яулаган хезмәт ветераннары Флера Газиз кызы Сафина белән Саимә Җиһанша кызы Динмөхәммәтова шуның ачык мисалы. Бу көннәрдә алар үзләренең 80 яшьлек олы юбилейлары уңаеннан якыннары, дус-ишләре һәм әлбәттә инде райондашларыбызның эчкерсез тәбрикләүләрен кабул итәләр. Һәр икесенең дә хезмәт һәм тормыш юлында районыбызның үткәне, тарихы чагыла. Чөнки алар ул елларда булган яңалыклар, сөенечле вакыйгаларның барлык нечкәлекләрен яхшы хәтерлиләр.
-Без киләчәккә якты өметләр белән яшәдек. Ватанга хезмәт иттек. Нәтиҗәдә районыбызда бик зур төзелешләр булды. Күпкатлы торак йортлар, медицина, мәгариф, мәдәният, сәнгать учреждениеләре үсеп чыкты, юллар, күперләр салынды, газлаштыру үткәрелде,-дип алар һәрвакыт үткәннәрне хәтерләрендә яңарталар.
Аларның икесе дә илебез өчен авыр, коллективлашу чорларында дөньяга килгән. Үсмер чакларында исә сугыш афәтләрен кичергән. Әле бүген дә еш кына алар ул чакларда фронттан килгән кайгылы хәбәрләрне укып кырдан казып алган туңган бәрәңге белән тукланып, салкын фатирларда яшәүләрне оныта алмыйлар. Бары тик Бөек Җиңүгә ышанып җитеш тормышта яшәргә өметләнеп үз максатларына ирешергә тырышып яшәүләре нәтиҗәсендә генә районыбыз халкының ышанычын, олы хөрмәтен яулый алдылар. Үз гаиләләрен корып балалар, оныкларын үстереп барысына да төпле киңәшләрен бирә белделәр. Күрше Мамадыш районының Югары Сөн авылында туган Флера Газиз кызы педагогия училищесын тәмамлагач, уку йорты юлламасы белән Күгәрчен авылына билгеләнә. Шушы төбәктә ул авыл кешеләре белән бертугандай булып яшәп, аларның ышанычын аклап авыл Советы рәисе кебек җаваплы вазыйфаны башкарды. Район үзәгенә күченеп килгәч тә бу эшен дәвам иттерде. Аннары халыкны социаль яклау бүлеген оештыруда да зур тырышлык куйды ул. Яшьтәше Саимә Җиһанша кызы да күрше Саба районында туып үсеп Яңа Арыш урманчылыгында хезмәт чыныгуы алган. Районыбызның социаль-икътисадый үсешендә дә актив катнашкан ветеран ул. Шуңа бүген дә алар әле район ветераннар советы президиумында актив эшчәнлек алып баралар. Тормышны яхшы белүләре, белемле, зирәк булулары, таләпчәнлекләре бу вазыйфаны башкарганда да аларга юлдаш булып тора. Чөнки алар төпле белемнәре, акыллы киңәшләре белән буталчыклы, катлаулы тормышта адашкан яшьләргә дөрес юл күрсәтәләр, күпләргә үз кыйблаларын табарга ярдәм итәләр. Җәмәгать эшләрендә актив катнашып, хезмәт коллективларында һәм яшьләр белән очрашуда алар һәрвакыт мәгънәле чыгыш ясап катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә булышалар. ТР ветераннар советы һәм муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүләре намуслы, тыйнак хезмәтләренә олы бәяләмә булып тора.
Рәсемдә: хезмәт ветераннары С.Динмөхәммәтова, Ф.Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев