Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Дуслар җыелган җирдә

Узган атна ахырында Зур Мәшләк урта мәктәбендә республикабызның күренекле каләм иясе Әхмәт Гаделне искә алу кичәсе булды.

Аңа әдипнең улы, журналист Ихтыяр Гаязов, каләмдәше, якташы, республикабызның күренекле язучысы Шаһинур Мостафин, Әхмәт абыйның гаилә дусты, Татарстан республикасының халык җырчысы, профессор Мингол Галиев, Яр Чаллы шәһәреннән язучы Мансур Сафин һәм күрше Мамадыш районы вәкилләре килгән иде. Очрашу якташыбыз, Казан энергетика университеты доценты, Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ринат Нуруллин инициативасы белән оештырылган иде. Белгәнебезчә, узган ел гомере вакытсыз өзелгән Әхмәт Гаделнең васыятен искә алып аны Зур Мәшләк авылы зиратында әтисе һәм туганнары янәшәсендә җирләделәр. Кайткан кунаклар иң элек зиратка килеп аның каберенә чәчәкләр куйдылар. Авылның имам-хатыйбы Вәлиәхмәт хәзрәт Нуриев Коръән сүрәләре укыгач бергәләшеп якташыбыз, язучы рухына дога кылдык.
Ә мәктәптә бөек әдипне искә алу кичәсенә Балыклы Чүкәй, Биектау, Котлы Бөкәш, Шомбыт һәм башка мәктәпләрдән татар теле укытучылары җыелган иде. Очрашу кичәсен Зур Мәшләк мәктәбе директоры Рафыйк Закиров ачып җибәрде.
-Бөек язучыбызның әтисе безнең авыл зиратында җирләнгәнгә генә түгел, гомумән үз әсәрләрендә авылыбызның ямьле табигатен, районыбыз авылларының эш сөючән халкын киң яктыртканга, без дә аны якын күреп яшәдек, хөрмәтлибез. Мәктәп музеенда аңа багышлап махсус почмак булдырылачак,-диде ул. Шуннан соң сәхнәгә бер-бер артлы укучылар күтәрелделәр. Алар язучының үткән данлы юлы турында сөйләделәр. Төрле елларда иҗат иткән шигырьләре, хикәяләре белән таныштырдылар. Ә тормыш юлы, иҗаты аның күпләрне сокландырырлык. Хәрби хезмәттә аның чын-чынлап иҗаты бөреләнә башлый. Шул вакытта ул үзенең рус телендә язылган "Поиск" ("Эзләнү") исемле шигырьләр җыентыгын бастырып чыгара. Иҗат эшенә ул, ныгытып дип әйтик, соңлап кына килсә дә, ике дистәдән артык китаплар нәшер итәргә өлгерде. Очрашу кичәсендә аның иҗаты, тормыш юлы турында хезмәттәшләре дә сөйләделәр.
-Якташым күрше авыл егете Әхмәт белән безнең язмышларыбыз да уртак иде,-дип башлады чыгышын язучы Шаһинур Мостафин. -Икебезнең дә әтиләребез фронтовиклар һәм озак еллар урманчы хезмәтен башкардылар. Әхмәт чын мәгънәсендә гадел, намуслы иптәш, тугрылыклы дус иде. Ул язучы, шагыйрь генә түгел, Минтимер Шәймиев, Гомәр Бәширов, Әхмәт Еникәй, Гариф Ахунов һәм башка бик күп күренекле шәхесләребез турында төшерелгән документаль фильмнар авторы да әле.
Чаллы шәһәреннән килгән язучы Мансур Сафин да якташыбыз Әхмәт Гаделнең якын дусты булган. Алар озак еллар дәвамында төрле республикаларның күренекле кешеләре иҗатын тәрҗемә итү белән шөгыльләнгәннәр. Очрашу вакытында ул Әхмәт Гадел иҗатына багышлап, фәнни-гамәли конференция үткәрергә һәм киләчәктә районыбызның яшь каләм ияләре арасында Әхмәт Гадел исемендәге премия булдыру турындагы тәкъдимнәре белән уртаклашты.
Якташыбыз, Зур Мәшләк авылы егете, доцент Ринат Нуруллин да Чаллы кунагының сүзен хуплап киләчәктә Әхмәт Гаделнең күп кырлы иҗат юлын тирәнтенрәк өйрәнергә кирәклеген белдерде.
Ә менә кабатланмас моң иясе Мингол Галиев чыгышын залдагылар аеруча яратып тыңладылар. Ул күп еллардан бирле гаилә дуслары булган Әхмәт Гаделнең киң талант иясе булуы турында сөйләде.
-Сез дә үзен Зур Мәшләк егете итеп санаган бу киң күңелле, сәләтле, язучы һәм шагыйрь Әхмәт Гадел белән горурлана аласыз,-дип тәмамлады ул чыгышын.
-Әтиемне шулай олылап, хөрмәтләп, бай эчтәлекле, мәгънәле кичә үткәрүегез өчен ихлас күңелемнән рәхмәтемне белдерәм,-диде үз чыгышында улы Ихтыяр Гаязов.
Кичәдә шулай ук Мамадыш районы делегациясе исеменнән Лилия Шәрифуллина, Казан шәһәреннән гаилә дусты Фәния ханым Галиева да хатирәләре белән уртаклаштылар. Тирән эчтәлекле, яхшы кичә оештыруда мәктәп директоры Рафыйк Закировка, укытучы һәм музей җитәкчесе Валентина Вафинага да олы рәхмәтләрен җиткерделәр кунаклар. Әлеге кичәне оештыруда "Аяз-Ойл" хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов белән авыл җирлеге Советы башлыгы Илдус Мифтахов матди ярдәм күрсәткәннәр. Аларга мәктәп коллективы, кунаклар да бик рәхмәтле калдылар.
Дуслары Әхмәт Гадел кабере янында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев