Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Чын ир-егетләр уены

Ватанны саклаучылар көне алдыннан район Мәдәният йортында ир-егетләр бәйрәменә багышланган конкурс уздырылды. Чараны оештыручылар-Мәдәният йорты хезмәткәрләре кичәне кызыклы итеп оештырдылар.

Тамаша залы тулы иде. Үз командаларына көч бирергә җитәкчеләре, хезмәттәшләре, гаилә әгъзалары да килгәннәр. Конкурста район газ службасы, 128 номерлы янгын часте һәм "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексы командалары көч сынашты.
Хәрби форма кигән ир-егетләр күп нәрсәгә сәләтле. Армияне юкка гына тормыш мәктәбе дип атамыйлар бит инде. Ир-егетләр армия хезмәтендә үзләштергән практик күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Һәр өч команда күнегүләрне уңышлы үтәде. Шуңа да жюрига җиңүчеләрне билгеләү шактый кыенга туры килде. Әмма уен уен инде, анда җиңүчеләр булырга тиеш.
Беренче конкурс командаларның визит карточкасы булды. Анда алар үзләренең һөнәрләре турында сөйләделәр. Бәйрәм кичендә шаян конкурслар да күп булды. Тәнәфесләр вакытында команда әгъзалары һәм район үзешчәннәре җыр номерлары күрсәттеләр. Бу конкурска бәйрәм төсмерләре өстәде.
Конкурсантларга иң авыры экологик темага багышланган йорт эше булгандыр, мөгаен. Ватанны кулга корал тотып кына түгел, ә бәлки табигатьне саклап та якларга мөмкин бит. Әмма без кайвакытта үз кулларыбыз белән туган йортыбызга, әйләнә-тирә мохиткә зур зыян китерәбез. Бу җәһәттән без һәрберебез Ватанны саклаучылар булырга тиешбез. Юкка гына бу ел Россия Федерациясендә һәм Татарстанда әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителмәде бит инде. Барлык катнашучылар бу биремне уңышлы үтәделәр һәм жюри әгъзаларының югары бәясен алдылар. Әмма иң күп балларны газчылар җыйды һәм беренче урынны алдылар. Икенче урын өчен диплом "Дельфин" командасына, өченче урын коткаручыларга бирелде.
Рәсемдә: Мәдәният йорты сәхнәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев