Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Болгарга ЮНЕСКО билгесе тапшырыла

Бүген Болгарга ЮНЕСКО билгесе тапшырылу уңаеннан тантаналы чаралар узачак. Татарстан Республикасы өчен истәлекле, тарихи вакыйга Болгар музей-тыюлыгында тарихи театральләштерелгән тамашадан башланып китә.

Ибн Фадлан, Петр I, Екатерина II һәм башка тарихи шәхесләр катнашкан чараны тамаша кылырга ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова, Татарстаның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар да килер, дип көтелә. Тантанадан соң Минтимер Шәймиев Ирина Бокованы музей яңалыклары белән таныштырачак.

Болгар тарихи-археологик комплексында ЮНЕСКОның билгеләре белән бергә мемориаль такталар да куелачак. Такталарда Болгар турында рус, татар, инглиз, гарәп телләрендә мәгълүмат урын ала. Аларның һәм Бөтендөнья мирас исемлегендә булуны раслаучы билгеләрнең урнаштырылуы ЮНЕСКО Комитеты белән килештерелгән.

Тарихи вакыйганың икенче төп өлеше Казанда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узачак. Болгарга ЮНЕСКО билгесе тапшыру тантанасында ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, башка күпсанлы кунаклар катнашыр, дип планлаштырыла.

Җыр, музыка белән үрелеп барган кичәдә Нашидуль Ислам (Дагыстан), Альберт Асадуллин, Әхмәт Агади, Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт симфоник оркестры чыгышлары тантанага аеруча бәйрәм рухы өстәр, дип көтелә.

Исегезгә төшерәбез; 2014 елның 23 июнендә Катар башкаласы Доһада узган ЮНЕСКОның чираттагы 38нче утырышында Болгар тарихи-археологик комплексы ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.

(http://intertat.ru/tt/society-tt/item/35383.html).

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X