Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бистә күгендә янәдән йолдызлар яңгыры (+фото)

Соңгы елларда районыбызның яшь сәнгать коллективлары Татарстан Президенты ярдәмендә оештырылып килүче "Йолдызлык" фестивалендә катнашып, җиңү арты җиңүләре белән куандырып кына торалар.

Чираттагы "Йолдызлык" та балыкбистәлеләргә аеруча зур җиңүләр алып килде. Алар белән бергәләп шатланыйк: "Рапсодия" хореографик-бию коллективы (җитәкчеләре Елена Фасхутдинова һәм Светлана Гаврилова) фестивальнең иң зур бүләге - Гран-При һәм 50 мең сумлык сертификатка лаек булды. Шуны да искә төшереп узыйк, коллектив бу җиңү өчен 10 ел дәвамында көрәште. Шуның соңгы бишесендә , ягъни биш ел рәттән алар беренче урынга чыгып килделәр. Биш ел дәвамында Президентыбызның иҗади премиясенә лаек булдылар.Быелгы фестиваль кысаларында республика буенча 68 меңнән артык бала катнашуын да исәпкә алсак, бу җиңүнең җиңел генә бирелмәгәнлеге көн кебек ачык. Безнекеләр финалга узу өчен генә алты тур сынау уздылар, аларның өчесе суперфинал ярышлары иде. Фестивальнең икенче призлы урынын лаеклы рәвештә үзенеке итә алган "Камские звездочки" (җитәкчеләре Әлфинур Шәвәлиева) коллективына да "Афәрин!" генә диясе кала. Инде тагын шунысын да билгеләп үтик, районыбызның мәдәният бүлеге 2015 ел йомгаклары буенча республика буенча өченче баскычка күтәрелде. Быел Бистә күге мәдәният-сәнгать өлкәсендәге уңышлар белән шактый йолдызланып торды, йолдызлар яңгыры әле дә дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев