Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бүген Туфан Миңнуллинның туган көне

Бүген - татарның танылган драматургы, үзе исән чагында ук классик язучыга әверелгән Туфан Миңнуллинның туган көне. Әгәр исән булса, Туфан абый бүген үз тирәсенә якыннарын җыеп, 79 яшьлеген бәйрәм итәр иде.

Хәер, бәйрәмнәргә исе китми иде бугай аның, ул гел эш атын хәтерләтә иде. Дәүләт эшләреннән тыш, җәмәгать эшләрендә дә гаять актив катнашты, халык арасында булды. Шуңадырмы, аның үлемсез әсәрләре зал тутырып халык җыюын дәвам итә.

Әсәрләре ничәмә еллар сәхнә тоткан, халык телендә "туры Туфан" дигән исем казанган, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай бүләге иясе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин һәрвакыт арабызда шикелле. Аның яшьләргә әйтә торган киңәшләре әле һаман колакта яңгырый.

(intertat.ru).

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев