Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Безнең якташ - сәхнә йолдызы

Кешеләрне шатландырып бәхетле итәргә, сәхнә өчен генә туган җаннар була. Алар талантлары белән матурлык тудыра, адәм балаларының арыган күңелләренә сихәт, ял бирә. Якташыбыз, Татарстанның халык артисткасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Сәкинә Габдрахман кызы Минханова да шуларның берсе.

Бер генә истәлекле датаны да күз уңыннан югалтмаган, аеруча якташ язучыларны, шагыйрьләрне хөрмәтләгән үзәк китапханә хезмәткәрләре бу юлы очрашуга Яңа Арыш авылы кызы Сәкинә Минханованы чакырды.
 Кичә башланырга әле шактый вакыт булса да уку залы тамашачылар белән шыгрым тулды. Югары сыйныф укучылары, укытучылар, Агротехникум студентлары, сәнгатьне яраткан һәркем артистканы күрергә, аның иҗаты белән якыннан танышырга килгәннәр.
“Танышлармы,
 таныш түгелләрме,
Берәүме сез, икәү, өчәүме сез?
Дус яшәүгә җирдә нәрсә җитә –
Чын дус булыйк, әйдә, исәнмесез!”
Искиткеч чиста, саф дикциясе белән әлеге шигырь юлларын укып тамашачы каршына чыккан Сәкинә Минханова шул минутта ук залны үзенә каратты. Нәфислеген, сөйкемлелеген югалтмаган, ташып торган энергиясен иҗатка, яраткан хезмәтенә багышлаган артисткага гашыйк булмау мөмкин түгел иде.

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

                                                                      Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев