Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балык Бистәсеннән чыккан композитор Фәтхерахман Әхмәдиевнең яңа ФОТОлары табылды

Балык Бистәсе районы Яншык авылы сайты танылган композитор Фәтхерахман Әхмәдиевнең яңа фотоларын бастырды. Аларны Чаллыда яшәүче Рамил Ахунов үзенең шәхси архивыннан табып биргән. Рамил Ахуновның әтисе Сөләйман Яншык авылында туган. Инде вафат. «Әти гармунда уйнады, танылган якташы, композитор Фәтхерахман Әхмәдиев белән яхшы дуслар иде», - диде Рамил әфәнде yanchikovo.ru сайтына....

Балык Бистәсе районы Яншык авылы сайты танылган композитор Фәтхерахман Әхмәдиевнең яңа фотоларын бастырды. Аларны Чаллыда яшәүче Рамил Ахунов үзенең шәхси архивыннан табып биргән.

Рамил Ахуновның әтисе Сөләйман Яншык авылында туган. Инде вафат. «Әти гармунда уйнады, танылган якташы, композитор Фәтхерахман Әхмәдиев белән яхшы дуслар иде», - диде Рамил әфәнде yanchikovo.ru сайтына.

Фәтхерахман Әхмәдиев 1930 елда Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылында туган. «Җәйнең матур аяз таңнарында», «Кама буе - туган як», «Чистай вальсы», «Мин килермен каршыңа», «Сине сөйдем, гүзәлем», «Мәңге яшисе килә», «Бер карадым күзләреңә» кебек җырлар иҗат иткән автор, Композиторлар союзында тормау сәбәпле, үзешчән композитор саналып йөри. Ф.Әхмәдиев 50 яшендә 1981 елда якты дөньядан китә. Туган авылында аның тормышына һәм иҗатына багышланган музей эшләп килә.

Рамил Ахунов архивыннан фотолар:

Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=14710

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X