Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балык Бистәсендә оста шигырь укучы һәм яшь экскурсиячеләрнең исемнәре билгеле булды

Шушы көннәрдә район балалар иҗат үзәгендә оста шигырь укучы һәм яшь экскурсиячеләр конкурсы булып узды. Әлеге "Әйдәгез, кешеләр, бу турыда онытмыйк" исемле бәйге Муса Җәлилнең тууына 110 һәм Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган иде.

Чарада барлык уку оешмалары да катнашты. Балалар бик яхшы әзерләнгәннәр. Һәр чыгыш та игътибарга лаеклы булды. Конкурс дәвамында Бөек Ватан сугышы вакытында гаиләләр яшәеше, халыкның тырышлыгы, батырлыгы турында чыгышлар, виртуаль экскурсияләр шактый булды. Һәрберсе дә мәгънәле, матур, оста эшләнгән.
Яшь категорияләре буенча яшь экскурсиячеләр арасыннан беренче урыннарны Айнур Әхмәдиев (Күгәрчен мәктәбе), Даниф Төхвәтуллин (Балыклы Чүкәй мәктәбе), Айсылу Габдрахманова (Югары Тегермәнлек мәктәбе) алды.
Шигырь укучылар арасыннан яшь категорияләре буенча беренчелек Арина Мякишева (Урахча мәктәбе), Алинә Кәримова (Ямаш мәктәбе), Айдана Джусуповага (Урахча мәктәбе) бирелде. Төрле номинацияләр буенча да җиңүчеләр билгеләнде. Алар барысы да диплом белән бүләкләнделәр.
Фотосы: museum.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшь экскурсияче оста шигырь укучы

2
X