Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балык Бистәсендә күңел яраларын бәйләрлек кичә узды( фотолар)

Районыбызда тәрбиягә бала алучылар аз түгел. Алар елдан-ел күбәя генә. Мондый мөһим адымны киң күңелле, мәрхәмәтле кешеләр генә ясый ала, дип уйлым мин. Шушы көннәрдә район мәдәният йортында үткән күңелле очрашу кичәсе нәкъ шундый гаиләләр җыелды. Тәрбиягә бала алып бар мәхәббәтен биреп үстерергә, тәрбияләргә тыршалар алар.

Бәйрәмгә Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина, Опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Багаутдинова килгән иде. Әлеге гаиләләрне "Гаилә көне" белән котлады алар.

Әлеге чара бу гаиләләр өчен бәйрәм көн булды. Бер-берең белән күрешеп аралашу, фикерләр белән уртаклашу, җыр-моң тыңлау - аларның барысының да кәефен күтәрде. Биш гаилә - Гарифуллина, Сибгатов, Шәвәлиева, Дубровина, Заһидуллин гаиләләре әлеге кичәдә үзләре дә катнашты. Кемдер җыр башкарды, шигырь сөйләде, биеде, театр куючылар да булды. Читтән генә күзәтеп торам. Балалары сәхнәгә чыкканда әкрен генә пышылдап теләкләрен җиткерә аналар, җырлап-биеп кергәч "молодец" дип мактап та куялар. Күңел нечкәреп китте. Аларга сокланмый мөмкин түгел. "Гаилә минем өчен иң мөһиме. Балалар бары бер нәрсә - яхшы ата-ана турында хыяллана. Без ул мөхитне тудырырга тырышабыз",- ди ун бала тәрбияләгән Сәлимә Шәвәлиева. "Без хәтта авырганда бер төрле авырыйбыз",-дип әйтеп куйды Рәсимә Гарифуллина.

Әлеге гаиләдәгеләр холыклары, язмышлары белән төрле. Бер-берсенә охшамаган. Шулай да аларны ата-ана һәм бала мәхәббәте берләштерә.

Гөлназ Зарипова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев